Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Полимер материаллардан эшләнмәләр ясау

Полимер материаллардан проектлау сызымнары нигезендә әйберләр ясау буенча инженер үзкыйммәтләре түбән булган югары сыйфатлы эшләнмәләрне массакүләм җитештерү мөмкинлеген бирүче пластмасс кою формаларын эшли һәм җитештерә.

Әлеге өлкә белгечләре автомобильләр, телефоннар, көнкүреш техникасыннан алып медицина җиһазларына һәм полимер материаллар кулланыла торган теләсә кайсы башка әйбергә кадәр булган төрле продукция җитештерү чылбырының хәлиткеч буыны булып торалар.

Әлеге өлкә белгече мәгълүматлар һәм саннар белән эш итүдә, пластмассаны кулдан һәм механик эшкәртү, шомарту, җыю, сынау, шулай ук төзексезлекләрне эзләп табу һәм бетерүдә югары күнекмәләргә ия булырга тиеш. Пластмасс детальләрне проектлау механик җайланмалар белән эш итә белүне, полимер массаларның сыйфатын һәм технологик процессларны тирәнтен аңлауны сорый. Бу өлкә белгечләре бик күп төрле кыенлыклар белән очраша. Шуларны тиешенчә хәл итү өчен алардан иҗади фикерләү һәм күзаллый белү сорала. Моннан тыш, полимер материаллардан эшләнмәләр ясаучы осталар, төрле инженерлар, химиклар, контролерлар, проектлаучылар, нормалаучы-техниклар һәм башка техник белгечләр белән үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек итәр өчен кешеләр белән аралаша белергә тиешләр. 

Якындагы елларда әлеге секторда хезмәт базары үсәчәк дип фаразлана. Технологияләр, санлы программа белән идарә итү станоклары, югары тизлекле механик эшкәртү системалары гел камилләшеп тору һәм тулысынча автоматлаштырылган җитештерүләр барлыкка килү шартларында мондый системаларны җайга салу, аларны күзәтеп тору һәм техник хезмәт күрсәтү буенча белгечләр торган саен күбрәк таләп ителәчәк.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Владислав Розов

Россия

726

Витор Гальдино

Бразилия

720

Сэньжуй Лу

Кытай

703

Мохаммад Хафид Мифтах Фаузи

Индонезия

701

Чэнь Хао Као

Кытай Тайбэе

701

Кызыклы фактлар

Беренче полимерлар итеп мөгез һәм тояклардан ясалган столяр җилемен, бозылган сөт яки соядан ясалган казеин җилемен санап була. Аларны Борынгы Мисырда ук әзерли булганнар.

Полимер нигезле беренче ныкландырылган материаллар, төгәлрәк әйткәндә, битум сумаласы нигезендәге төзелеш материаллары, Вавилонда б.э. кадәр 4000-2000 ел аралыгында кулланылган.

Беренче тапкыр “полимер” (грекчадан. polys – «күп» и meros – «кисәк»)  төшенчәсе швед химигы  Йенс Берцелиус тарафыннан 1833 елда кулланлыган.

Беренче тулысынча синтетик пластикны (сумаланы хәтерләтүче сыекчаны) 1907 елда Америка галиме Лео Бакеланд эшләгән.

Полимерлар эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә диярлек кулланыла – космос биеклекләрен яулаудан, тирән скважиналар бораулаудан алып компьютерлар детальләре җитештерүгә кадәр.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.