Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Информацион кабель челтәрләре

Кабель челтәрләрен салу буенча техник телекоммуникация системаларын һәм мәгълүматларны тапшыру челтәрләрен проектлый һәм монтажлый. Кабельле телевидение һәм телефониягә кадәр бизнес өчен бик мөһим булган хезмәтләрнең әйбәт эшләве турыдан-туры мәгълүмати кабель челтәрләренең сыйфатыннан тора.

Территориаль урнашкан челтәрләрне (WAN), локаль челтәрләрне (LAN) һәм кабельле телевидение челтәрләрен проектлау һәм монтажлау өчен махсус белемнәр таләп ителә. Техниклар кабельләрнең төрле төрләрен яхшы беләләр һәм уңышлы эшли торган челтәр тудыру өчен командада үзара хезмәттәшлеккә ирешә алалар. Әлеге өлкә профессионаллары схемаларны, эш сызымнарын укый белә, шулай ук клиентларның ихтыяҗларына җавап бирә һәм расланган тармак стандартларына туры килә торган шәхси  мәгълүмат системаларын эшли һәм монтажлый.

Оешмаларның үз челтәрләрен модернизацияләүләре һәм яңа технологияләрне үзләштерүләре нәтиҗәсендә мәгълүмати кабель челтәрләре өлкәсендә хезмәт базары алга таба да актив үсәчәк. Чыбыксыз челтәрләргә һәм электрон сәүдәгә ышаныч арту шулай ук әлеге өлкә белгечләренә ихтыяҗны арттыра.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Юта Симидзу

Япония

746

Гофа Вэй

Кытай

742

Ислам Нигматуллин

Россия

741

Кызыклы фактлар

1778 елда Париж һәм Гринвич обсерваториясе арасында хәбәрләшү оештыру өчен утлар кулланучы оптик телеграф урнаштырылган.

1956 елда Британия галиме Нариндер Капани пластик тышчага җепсел салу технологиясен эшләгән һәм “җепселле оптика” төшенчәсен керткән.

1980 елда Бостон һәм Ричмондны үзара бәйләүче җепселле-оптик система проекты гамәлгә кертелә.

1990 елда Моллинар системасын булдыру белән Тын һәм Атлантик океан астында арадагы көчәйткечсез кабель сузу мөмкинлеге барлыкка килә.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.