Мебель җитештерү
Мебель ясаучылар агачтан мебель һәм мебель фурнитурасын ясыйлар һәм төзекләндерәләр. Дизайн-проект һәм специфика нигезендә алар үлчәү, кисү, тоташтыру, агачны сырлау эшләрен башкаралар һәм агач материалларын кул һәм механикалаштырылган кораллар һәм җайланмалар, шул исәптән стационар станоклар кулланып, төрлечә эшкәртәләр.
Мебель ясаучы эшенең сыйфаты агачны һәм башка материалларны сайлауда, материал белән оста эш итә белүдә һәм шулай итеп аның иң яхшы үзлекләрен күрсәтүдә чагыла.
Мебельне профессиональ дәрәҗәдә ясау өчен сызымнарны укый белү, күрү-кул осталыгы координациясе, математик сәләтләр дә кирәк. Мебель ясау осталары иҗади фикерләүчән, төрле яңалыкларны белергә һәм аларны үз эшләрендә кулланырга омтылучан, төгәл, җыйнак булырга һәм агачның эстетик үзенчәлекләрен күрсәтә белергә тиешләр.
Мебель ясау осталары мебель кибетләрендә, мебель төзәтү остаханәләрендә һәм төзелеш компанияләрендә эшлиләр. Мебельнең әзер детальләрдән күпләп ясалуына һәм бу эшнең автоматлаштырылуына да карамастан, заманча шартларда чын останың хезмәте югары бәяләнә. Югары класслы мебель остасы эше затлы мебель өлкәсендә һәрвакыт соралган хезмәт булачак.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Кристиан Шимон
737
Саманта Татьяна Кемпф
732
Цзиньцин У
732