Матбугатта басма технологияләр
Басма технологияләр өлкәсендәге белгечләр полиграфия җиһазлары эшен оештыралар һәм басма продукция җитештерү белән идарә итәләр. Алар бу процессның барлык аспектлары өчен дә җаваплы. Кагыйдә буларак, басма продукция традицион кәгазь һәм кара кулланып ясала. Әмма заманча полиграфия бизнесы кәгазьдә тонер белән басу кебек цифры технологиядән башка яши алмый.
Басма технологияләр өлкәсендәге белгечләр технологик җиһазлар белән ничек эш итәсен бик яхшы белергә, алардагы җитешсезлекләрне табарга һәм бетерергә, аның компонентларына техник хезмәт күрсәтә, буяуларны алыштыра алырга, төсләр гаммасын индивидуаль сайлый, кәгазьнең сыйфатын һәм комплекслы басма өчен җиһазлар параметрларын ачыклый алырга тиешләр.
Әлеге һөнәр белгечләре клиентлар белән конструктив диалог алып барыр өчен аралашу күнекмәләргә ия буырга тиешләр.
Шулай ук мондый белгечтән, полиграфия җайланмаларының эшчәнлеген тиз һәм нәтиҗәле торгызу өчен, детальләргә игътибарлылык та сорала. Алар катлаулы басма машиналар белән таныш булырга һәм компьютер белән оста эшли белергә тиешләр. Полиграфия эшендә заказларны еш кына бик кыска вакыт аралыгында эшләргә туры килә. Шуңа күрә басма технологияләр буенча белгеч, заказны вакытында тапшырыр өчен, басым астында эшли алырга тиеш.
Бу өлкәдә төп эш бирүчеләр – полиграфия яки нәшрият предприятиеләре. Технологияләр үскән саен бизнесның цифрлы җайланмалар кулланучы һәм аз тиражларда басма заказлар башкаручы яңа модельләре барлыкка килә. Бу басма технологияләр буенча белгечләр өчен яңа мөмкинлекләр ачыла торган секторның үсешенә китерәчәк.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Кристоф Бабингер
726
Елизавета Степанова
725
Дарио Колуччи
721