Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Лаборатор һәм химик анализ

Лаборант-химик фәнни-тикшеренү максатларында яки яңа эшләнмәләр барлыкка китерү өчен матдәләрне өйрәнә һәм аларның химик составларын билгели. Химик анализ чимал үзенчәлекләренең, технология процессының арадаш продуктларының һәм әзер эшләнмәнең гамәлдәге нормаларга туры килүен тәэмин итү өчен кирәк.

Лаборант-химиклар төрле табигый һәм ясалма материалларны анализлау өчен оптималь приборлар һәм алымнарны сайлый белергә, үз материалларын сыйфат һәм сан ягыннан тикшерүнең заманча химик һәм физик-химик алымнары ярдәмендә тикшерүләр уздыра белергә тиешләр. Алар химияне, шулай ук физика һәм биологияне дә белергә тиешләр. Критик фикерләү, вакытны планлаштыра белү, карарлар кабул итү һәм кыенлыклардан чыгу юлларын табу шулай ук әлеге өлкәдә уңышлы карьера ясау өчен кирәкле сыйфатлар. Лаборант-химиклар санитар-гигиена таләпләрен һәм куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау нормаларын үтәп, логик һәм системалы эш итә белергә тиешләр.

Лаборант-химиклар сыйфат контроле бүлекләренең, химия, нефть химиясе һәм фармацевтика сәнәгате предприятиеләренең тикшеренү һәм экология бүлекләрендә химия лабораторияләрендә эшлиләр. Фаразлар буенча, әйләнә-тирә мохитнең пычрануын контрольдә тоту, чиста энергия җитештерү һәм табигать байлыкларын рациональ куллану кебек экология проблемаларына кызыксыну нык арту, шулай ук химик тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә ихтыяҗ артуга китерәчәк.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Анастасия Камнева

Россия

845

Пинья Хараккамяки

Финляндия

727

Даниэла Карнейру

Бразилия

720

Кызыклы фактлар

Химик анализның ата-бабалары булып алхимиклар санала, алар тәҗрибәләр үткәреп һәм нәтиҗәләрне язып, матдә составының  асылын белергә тырышканнар.

Беренче вакытларда Менделеевның периодик системасы 56 элементтан торган, әмма XX гасырда яңа фәннәр үсеше белән хәзерге вакытта ачылган элементлар саны 118 җитте.

Аналитик химия бары тик рус галиме Михаил Ломоносовның 1748 елда матдә массасы саклану законын ачуыннан соң гына мөстәкыйль фәнгә әверелә башлый.

Француз галиме Антуан Лавуазьеның 1777 елда януның кислородлы теориясен ачканнан соң, химия үсешендә «химик революция» дип аталган борылыш этабы башлана.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.