Җитештерүдә команда белән эшләү
Әлеге компетенция белгечләрнең нәтиҗәле һәм оператив эшли торган командасы составында җитештерү проектын эшләү һәм гамәлгә ашыру концепциясен булдыруны күздә тота.
Индивидуаль компетенцияләр, сүз дә юк, үзләре кыйммәтле, әмма теләсә-кайсы проектның уңышлы булуы өчен башка кешеләр белән коллективта нәтиҗәле эшли белү төп шарт булып тора.
Бу очракта, мисалга, проектлар белән идарә итү, электроника, программалаштыру, механик эшкәртү һәм CAD инженерлык дизайны өлкәләрендә бер-берсен тулыландырып торучы белгечләр командасын җыю кыен. Җитештерүдә команда эше буенча ярышта җиңү төркемдә конкурс проектының срокларын, кыйммәтен һәм сыйфатын контольдә тоту өчен финанс һәм идарәчел компетенцияләргә ия булган белгечләрнең булуыннан да тора.
Шәхси талантлардан кала, команда әгъзалары гомуми эшкә үз өлешләрен кертергә, үзләренең көчле һәм көчсез якларын төгәл белергә, кешеләр белән эшләү күнекмәләренә ия булырга, үз компетенцияләре чикләреннән чыгып фикерләргә тиеш.
Квалификацияле белгечләр командасын формалаштыру һәм аларның эше заманча җитештерү практикасы буларак зур әһәмияткә ия. Әлеге компетенциянең актуальлеге машиналарда, җайланмаларда, лифтларда, конвейерларда, күперләрдә, судноларда, штамп җайланмаларында, прессларда, мехатроника системаларында һәм башка күп кенә өлкәләрдә югары сыйфатлы компонентлар булдыру, аларны җыю һәм сынау ихтыяҗы белән аңлатыла.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Чэньси Пэн
751
Синьпэн Чэнь
751
Сянбо Цзэн
751
Микито Итикава
747
Синдзабуро Ямасита
747
Коки Кабэя
747
Жих Шэн Ян
718
Шао Сюань Хуан
718
Тин Чиа Лу
718