Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Җитештерүдә команда белән эшләү

Әлеге компетенция белгечләрнең нәтиҗәле һәм оператив эшли торган командасы составында җитештерү проектын эшләү һәм гамәлгә ашыру концепциясен булдыруны күздә тота.

Индивидуаль компетенцияләр, сүз дә юк, үзләре кыйммәтле, әмма теләсә-кайсы проектның уңышлы булуы өчен башка кешеләр белән коллективта нәтиҗәле эшли белү төп шарт булып тора.

Бу очракта, мисалга, проектлар белән идарә итү, электроника, программалаштыру, механик эшкәртү һәм CAD инженерлык дизайны өлкәләрендә бер-берсен тулыландырып торучы белгечләр командасын җыю кыен. Җитештерүдә команда эше буенча ярышта җиңү төркемдә конкурс проектының срокларын, кыйммәтен һәм сыйфатын контольдә тоту өчен финанс һәм идарәчел компетенцияләргә ия булган белгечләрнең булуыннан да тора.

Шәхси талантлардан кала, команда әгъзалары гомуми эшкә үз өлешләрен кертергә, үзләренең көчле һәм көчсез якларын төгәл белергә, кешеләр белән эшләү күнекмәләренә ия булырга, үз компетенцияләре чикләреннән чыгып фикерләргә тиеш.

Квалификацияле белгечләр командасын формалаштыру һәм аларның эше заманча җитештерү практикасы буларак зур әһәмияткә ия. Әлеге компетенциянең актуальлеге машиналарда, җайланмаларда, лифтларда, конвейерларда, күперләрдә, судноларда, штамп җайланмаларында, прессларда, мехатроника системаларында һәм башка күп кенә өлкәләрдә югары сыйфатлы компонентлар булдыру, аларны җыю һәм сынау ихтыяҗы белән аңлатыла.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Чэньси Пэн

Кытай

751

Синьпэн Чэнь

Кытай

751

Сянбо Цзэн

Кытай

751

Микито Итикава

Япония

747

Синдзабуро Ямасита

Япония

747

Коки Кабэя

Япония

747

Жих Шэн Ян

Кытай Тайбэе

718

Шао Сюань Хуан

Кытай Тайбэе

718

Тин Чиа Лу

Кытай Тайбэе

718

Кызыклы фактлар

Команда белән эшләү, борынгы кешеләр төркем белән аулау күпкә нәтиҗәлерәк икәнен аңлагач барлыкка килгән.

Эшче командалар тирән тарихи тамырларга ия: Россиядә - артельләр, Япониядә -  карарларны төркем белән кабул итү, ә Көнбатыш Европада һөнәрчеләрнең цех берләшмәләре булган.

Күмәк эшкә озак вакыт массакүләм җитештерү таләпләренә җавап бирүче “тейлоризм” (хезмәтне катгый бүлү моделе) каршы торган.

1949 елда Көньяк Йоркширда (Бөекбритания) урнашкан шахтада үзләре идарә итүче беренче эшче команда төзелгән.

Германиядә командаларның 80% әгъзасы команда эшенең хәлиткеч өстенлеге сыйфатында хезмәттәшләреннән өйрәнә алу мөмкинлеген атый.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.