Икмәк пешерү
Икмәк пешерүче, ингредиентларны рецептлар нигезендә кушып, икмәк, икмәк-күмәч һәм кондитер ризыкларының киң ассортиментын җитештерә.
Ахырда кешеләргә ошарлык ризык килеп чыксын өчен, камыр ризыкларын пешерүче камыр эшләнмәләренең составларын һәм төрле ингредиентларны эшкәрткәндә оптималь температура нинди булырга тиешлеген яхшы белергә тиеш.
Билгеләнгән вакыт аралыгына сыешып югары сыйфатка ирешү өчен, нәтиҗәле һәм сакчыл эш итә белүдән тыш, төрле ваклыкларга игътибарлы булу һәм иҗади фикерләү дә сорала. Икмәк пешерүчеләр үз эшләрен туклану гигиенасы һәм куркынычсызлыкның югары стандартлары нигезендә башкаралар, рецептлар составын ничек үзгәртергә икәнлеген һәм яңа шартларга, яңа ихтыяҗларга ничек күнегергә икәнлеген яхшы тоемлыйлар.
Икмәк пешерүчеләрнең күпчелеге шәхси һәм сәнәгать икмәк пешерү заводларында, азык-төлек һәм күпләп сату кибетләрендә, рестораннарда эшлиләр. Деликатес камыр ризыкларына сорау арту сәбәпле, күпьеллык стажга ия булган икмәк пешерүчеләр эш эзләгәндә өстенлеккә ия.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Соня Дюррер
739
Се И Се
739
Цзыян Чжан
734