Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

График дизайн

График дизайнерның бурычы - сурәтләр, текст һәм анимацияләнгән графиканы бергә кушу һәм дизайн объектларын җыю. Әлеге профиль белгече идеяләргә бай булырга, цифрлы редакция эшләрен башкарырга, макетлар, типографика һәм рәсемнәр ясарга, текстларны җыярга, әзер эшләнмәне яки дизайнны презентацияли белергә тиеш.

График дизайнерның җаваплылыгы зур – ул мәгълүматны, максатчан базар ихтыяҗларын исәпкә алып, аудиториягә нәтиҗәле итеп җиткерә. Әлеге һөнәрне сайлаган затлар югары иҗади потенциалга һәм аралашу сәләтенә ия булырга тиешләр. Ул клиентны тыңлый белә һәм үз идеяләрен аның ихтыяҗларына туры китерә. Бу базарда уңышлы эш итәр өчен әлеге өлкә белгече басма җитештерүнең махсус технологик процессларын югары дәрәҗәдә белергә, иң яңа компьютер һәм программа технологияләреннән гел хәбәрдар булырга тиеш.

График дизайнер эше продукцияне базарга этәрү өчен элеккечә үк мөһим булачак. Бу өлкәдә эшкә урнашуның төрле вариантлары бар, әлеге төр белгечләр үзләрен рекламада, нәшрият эшендә, махсуслашкан дизайнерлык агентлыкларында, шулай ук үсештәге веб-дизайн сегментында, аерым алганда, интернет-реклама өлкәсендә сыный, шулай ук мөстәкыйль эшли алалар. 

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

И Тин Ляо

Кытай Тайбэе

750

Мартин Йозеф Штрайф

Австрия

742

Корентен Эшивар

Франция

740

Швета Ратанпура

Һиндстан

738

Кызыклы фактлар

Брендлаштыру XIII гасырда, борынгы мисырлылар милек хокукын исбатлар өчен йорт хайваннарына тамга сала башлагач барлыкка килгән

“График дизайн” төшенчәсе беренче тапкыр 1922 елда Америка иллюстраторы Уильям Эддисон Диггинс эшендә кулланылган.

Беренче график  компьютер программасы 1980 елда барлыкка килгән.

График дизайн фрилансерлар арасында иң популяр һөнәрләр исемлегенә керә.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Цитаталар

Рикардо Вивиан (Бразилия)
Рикардо Вивиан (Бразилия)
WorldSkills Leipzig 2013 дөнья чемпионаты конкурсанты

Һөнәргә өйрәнү минем тормыш юлын башка якка үзгәртте. Һөнәри осталыгым һәм WorldSkills чемпионатында катнашуым ярдәмендә, мин күп эш тәкъдимнәре алдым. Болар барысы да миңа һөнәри яктан үсәргә, шәхси сыйфатларымны яхшыртырга ярдәм итте.

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.