Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Электр монтажы

Электрчы барлык төрдәге коммерцияле, торак һәм сәнәгать төзелеше объектларында электр системаларын проектлый һәм монтажлый, электр белән тәэмин ителеш системаларына техник хезмәт күрсәтә һәм төзекләндерү эшләрен тиз һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен исә тотып башкара. 

Электр җиһазлары һәм электр белән тәэмин ителеш системалары үз эчләренә бүлү калканнары, кабельләр, предохранительләр, термореле, кыска ялганыштан саклану кабызгычларын алырга мөмкиннәр һәм җылыту, яктырту, бүлмәләрдәге һаваны чистарту, үлчәү җайланмаларында, шулай ук сак һәм янгын сагы системаларында кулланылалар.

Җыйнаклык һәм үз эшен планлаштыра белү, кешеләр белән аралашу осталыгы күнекмәләре, детальләргә игътибарлылык, төрле хәлләрдән чыгу юлын табу, профессиональ эш өлкәсен яхшы белү - оста электрчының төп сыйфатлары. Электр белән бәйле куркынычларны исәпкә алып, клиентларга электр җиһазларының куркынычсыз һәм ышанычлы эшчәнлеген тәэмин итүче югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү беренчел әһәмиткә ия. Электриклар куркынычсызлык техникасы буенча яңа стандартларны төгәл белергә һәм аларга таянып эш итәргә тиешләр.

Электр монтажы төзелеш тармагының башка юнәлешләре белән тыгыз бәйләнгән. Электрчылар барлык тармакларда: коммерцияле предприятиеләрдә, торак-коммуналь өлкәдә, авыл хуҗалыгында, җитештерү сәнәгатендә дә эшлиләр. Төзелеш секторының үсеше һәм энергиянең альтернатив чыганакларына сорау үсү нәтиҗәсендә электрчыларга ихтыяҗ артачак.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Синсин Сяо

Кытай

770

Юй Цзин Линь

Кытай Тайбэе

752

Дмитрий Костин

Россия

751

Карлуш Брыс

Бразилия

749

Гермар Унтервегер

Көньяк Тироль, Италия

749

Кызыклы фактлар

Электрчы һөнәре XIX гасыр ахырында, беренче электр станцияләре төзелгәч, җайланмалар эшен контрольдә тоту ихтыяҗы тугач барлыкка килә.

Башта электрчы һөнәре Англия, Америкада тарала, бары тик шуннан соң гына Россиядә барлыкка килә.

1880 елда Франция физигы Марсель Депре электр энергиясен чыбыклар аркылы тапшыру мөмкинлеге хакында белдерә. Ул шулай ук беренче электр тапшыру линиясен төзегән.

Төрле электр приборлары барлыкка килү белән электрчы һөнәре төрле белгечлекләргә бүленә: электромонтажчы, электромеханик, электромонтер һ.б.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Цитаталар

Кнут Мартин Брейвик (Норвегия)
Кнут Мартин Брейвик (Норвегия)
WorldSkills São Paulo 2015 дөнья чемпионаты конкурсанты

Минем һөнәрем бар җирдә дә кирәк - эшсез калмаячагымны тәгаен беләм. Бу һөнәр хезмәт һәм белем алу өлкәләрендә күп мөмкинлекләр ача. 

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.