Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда фрезерлык эшләре

Цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда фрезерлау эшләрен башкаручы оста металл һәм башка каты материалларны компьютер белән идарә ителә торган фрезерлау станогы ярдәмендә эшкәртә һәм тормышта һәркайда – автомобильләрдән алып смартфоннарга һәм кухня техникасыннан алып медицина протезларына кадәр диярлек кулланыла торган эшләнмәләр җитештерә.  

Көндәлектә кулланыла торган предметлар һәм җайланмаларның күпчелеге шундый станокларда җитештерелгән. Бу югары үткенлеккә ия булган кискеч инструментлар кулланыла торган югары технологияле җайланма. Цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда эшләүче квалификацияле белгеч булып җитешер өчен төрле металларның эшкәртү барышында үзләрен ничек тотуларын аңларга, катлаулы техник сызымнарны укый белергә, компьютер техникасы һәм программалаштыру өлкәсендәге белемнәргә ия булырга кирәк.  

Бүген мондый станокларда эшли белүче осталарга сорау зур, алар сәнәгатьнең төрле тармакларында җәлеп ителгәннәр. Әлеге төр осталар станокларны программалаштыралар, алар белән идарә итәләр һәм катлаулы фрезерлау җайланмасының нәтиҗәле һәм тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итәләр. Техник хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли торган зур предприятиеләр (мисалга, автомобильләр ясау заводлары), уртача зурлыктагы предприятиеләр (мисалга, кою формаларын җитештерүчеләр), шулай ук зур булмаган компанияләр дә фрезерлау станокларында эшләүче белгечләр төп рольне башкара торган күпсанлы предприятиеләрнең бер өлеше булып торалар.

 

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Чжэньцзи Тянь

Кытай

729

Сонмин Ким

Корея

726

Юто Кикути

Япония

726

Тхе Зиеу Чыонг

Вьетнам

725

Патчарапол Сугконг

Таиланд

723

Кызыклы фактлар

XVI гасырда Леонардо да Винчи әйләнә торган түгәрәк игәү рәвешендәге фреза прототибын тәкъдим иткән.

Беренче фрезер станогын Америка сәнәгатьчесе Илай Уитни ясаган. Ул кешене машина белән алыштыру юлы белән корал җитештерү процессын ничек тизәйтергә икәнен уйлап тапкан.

1845 елда Америка инженеры Крис Фитч сигез кисүче кораллы револьвер станогы ясаган, бу станок-автоматлар барлыкка килүенә бер адым булган.

Беренче универсаль токарь автоматын 1873 елда Америка инженеры Кристофер Спенсер уйлап тапкан.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.