Болытлы хисаплаулар
Болытлы хисаплаулар буенча белгеч физик мәгълүмат процесслары миграциясе проектларында компанияләргә ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, файлларны һәм локаль серверлар эчтәлеген саклау. Әлеге өлкә инженерлары, кагыйдә буларак, мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге компанияләрдә яки нык үскән мәгълүмати һәм болытлы инфраструктуралар булган ныклы предприятиеләрдә эшлиләр.
Әлеге компетенция гомуми кулланылыштагы болыт мохитендә мәгълүмати технологияләр инфраструктурасын эшләүне һәм җәелдерүне колачлый. Эшчәнлекнең бу төре белгечлекләрнең киң спектрын: система инженерын, мәгълүматлар базасы администраторын, челтәр инженерын, мәгълүматларны саклау системасы администраторын, программа системалары/челтәр чишелешләре/программа тәэмин ителеше/корпоратив тәкъдимнәр архитекторын, программалаштыручы-эшләүче һәм мәгълүмати һәм коммуникация технологияләре белән бәйле башка белгечлекләрне күздә тота.
Болытлы хисаплаулар буенча белгеч вазыйфаларына эшкәртү өчен биремне формалаштыру, проектлау этапларында заказчының төрле хезмәтләре һәм аналитиклар белән хезмәттәшлек итү, йомшак урыннарны анализлау һәм системаны камилләштерү буенча күрсәтмәләр әзерләү керә.
Болытлы хисаплаулар буенча белгечләр система архитектурасы элементлары белән, шул исәптән челтәрләр һәм программа тәэмин ителеше белән эшләү тәҗрибәсенә ия булырга тиеш. Югары техник белемгә ия булу өстенә алар әле командада эшли белү һәм проектның көчле һәм көчсез якларын ачыклар өчен ныклы аналитик фикерләү сәләтенә дә ия булырга тиеш.
Болытлы хисаплаулар - предприятиеләрне санлы трансформацияләү стратегиясенең төп элементы. Болытлы технологияләрнең бизнеста беренче урынга чыгулары сәбәпле, болытлы хисаплаулар белән бәйле булган һөнәрләргә сорау арта. Бу өлкә белгечләре болытлы технологияләрнең үсеп баручы базарында бик югары бәяләнәчәкләр.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Оливье Баль Петре
740
Леандру Морейра
726
Томохиро Хамасаки
720