Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Болытлы хисаплаулар

Болытлы хисаплаулар буенча белгеч физик мәгълүмат процесслары миграциясе проектларында компанияләргә ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, файлларны һәм локаль серверлар эчтәлеген саклау. Әлеге өлкә инженерлары, кагыйдә буларак, мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге компанияләрдә яки нык үскән мәгълүмати һәм болытлы инфраструктуралар булган ныклы предприятиеләрдә эшлиләр.

Әлеге компетенция гомуми кулланылыштагы болыт мохитендә мәгълүмати технологияләр инфраструктурасын эшләүне һәм җәелдерүне колачлый. Эшчәнлекнең бу төре белгечлекләрнең киң спектрын: система инженерын, мәгълүматлар базасы администраторын, челтәр инженерын, мәгълүматларны саклау системасы администраторын, программа системалары/челтәр чишелешләре/программа тәэмин ителеше/корпоратив тәкъдимнәр архитекторын, программалаштыручы-эшләүче һәм мәгълүмати һәм коммуникация технологияләре белән бәйле башка белгечлекләрне күздә тота.  

Болытлы хисаплаулар буенча белгеч вазыйфаларына эшкәртү өчен биремне формалаштыру, проектлау этапларында заказчының төрле хезмәтләре һәм аналитиклар белән хезмәттәшлек итү, йомшак урыннарны анализлау һәм системаны камилләштерү буенча күрсәтмәләр әзерләү керә.

Болытлы хисаплаулар буенча белгечләр система архитектурасы элементлары белән, шул исәптән челтәрләр һәм программа тәэмин ителеше белән эшләү тәҗрибәсенә ия булырга тиеш. Югары техник белемгә ия булу өстенә алар әле командада эшли белү һәм проектның көчле һәм көчсез якларын ачыклар өчен ныклы аналитик фикерләү сәләтенә дә ия булырга тиеш. 

Болытлы хисаплаулар - предприятиеләрне санлы трансформацияләү стратегиясенең төп элементы. Болытлы технологияләрнең бизнеста беренче урынга чыгулары сәбәпле, болытлы хисаплаулар белән бәйле булган һөнәрләргә сорау арта. Бу өлкә белгечләре болытлы технологияләрнең үсеп баручы базарында бик югары бәяләнәчәкләр.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Оливье Баль Петре

Ирландия

740

Леандру Морейра

Бразилия

726

Томохиро Хамасаки

Япония

720

Кызыклы фактлар

Безгә таныш булган “болытлы”  хезмәтләрнең ата-бабалары дип санарга мөмкин булган проектларның концепцияләре 1970 елларда барлыкка килгән.

Почтаны тикшерү, онлайн-видео карау, социаль челтәрләргә чыгу, музыка тыңлау – болар барысы да “болытлы” мәгълүмат саклау урыннарын куллану.

Болытлы хисаплаулар тарихында беренче мөһим вакыйгаларның берсе булып 1999 елда Salesforce.com барлыкка килүе тора. Аның командасы беренче тапкыр гади веб-сайт аша корпоратив кушымталар китерү концепциясен булдырган.

Болытлы технологияләр белән чынлап торып 2006 елда, Amazon компаниясе үзенең клиентларына веб-хезмәтләрнең тармаклы системасын тәкъдим иткәч кенә кызыксына башлаганнар.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.