Бизнес өчен программалы чишелешләр
IT белгечләр зур һәм кечкенә предприятиеләр өчен программалы чишелешләрне тәкъдим итеп, яңа системалар булдыралар, булганнарын камилләштерәләр. Әлеге һөнәр бурычларның өр-яңа программалар эшләүдән алып гамәлдәге системаларны камилләштерүгә кадәр булган күптөрле исемлеген колачлый. IT белгеч еш кына программалы чишелешләрне анализлау, проектлаштыру, төзү, тестлаштыру һәм аңа техник хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы төркем составында эшли.
МКТ программа тәэмин ителешен нәтиҗәле файдалану практик һәм теоретик белемнәрне, шул исәптән математика өлкәсендәге белемнәрне дә таләп итә. IT бегеч эш барышында килеп чыга торган кыенлыкларны хәл итә белергә тиеш. Бу өлкә белгече төрле текст редакторлары, мәгълүматлар базасы, таблицалар һәм презентацияләү графикасы программа тәэмин ителешен бик яхшы белергә тиеш. Ул үз эшен яхшы итеп планлаштыра, танылган тармак стандартларын белә, төрле программалар мәгълүматларын бергә үрә һәм видео-, тавыш һәм анимация файлларын ясый ала. Бу өлкә бик нык үсештә, шуңа күрә әлеге өлкә белгече, клиентларга хезмәт күрсәтүне югары дәрәҗәдә тәэмин итәр өчен, замана белән бер аяктан атларга, яңа эшләнмәләрне күзәтеп барырга тиеш.
Әлеге һөнәр блгечләренә ихтыяҗ зур булуның төп сәбәбе – корпоратив программа тәэмин ителешләренә сорау зурлыгы. Мәгълүмати куркынычсызлыкка янаулар күп булу да компьютер системаларын һәм электрон инфраструктураны саклау өчен ышанычлы белгечләргә мөрәҗәгать итүне таләп итә.
Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр
Цзя Хэ Ту
754
Хенки Санджая
751
Махьяр Джабари
742