"Татнефть"
“Татнефть” – Россиянең иң эре нефть компанияләренең берсе, вертикаль интеграцияле холдинг. Компаниянең җитештерү комплексы составына нефть табу, нефть эшкәртү, нефтехимия, шиналар комплексы һәм ягулык станцияләре челтәре керә. Татнефть шулай ук финанс (банк һәм иминият) секторы компанияләре капиталында катнаша.
Компания миссиясе
Акционерлар активлары белән нәтиҗәле идарә итү, табигать ресурсларыннан рациональ файдалану һәм корпоратив социаль җаваплылык нигезендә Россиянең вертикаль интеграцияле нефть һәм газ, нефть эшкәртү һәм нефтехимия продуктлары җитештерүче иң эре компанияләренең берсе буларак Компания үсешен тәэмин итү.
Компания кыйммәтләре
БЕЗ ЛИДЕРЛАР.
БЕЗ НӘТИҖӘЛЕ.
БЕЗ ТЕХНОЛОГИК.
БЕЗ ХЕЗМӘТТӘШЛЕККӘ АЧЫК.
БЕЗ КОМАНДА.
Алдагы икътисади һәм инновацион үсеш, Россиянең нефть тармагы лидерларының берсе буларак үз позицияләрен ныгыту максатында “Татнефть” түбәндәгеләрне башкара:
- лицензияле ятмаларда рентабельле нефть һәм газ табу күләмнәрен стабильләштерү буенча программаларны уңышлы рәвештә гамәлгә ашыра;
- яңа, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә үзле һәм табуы авыр булган нефть ятмаларын актив рәвештә үзләштерә;
- Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясеннән читтә ресурс базасын киңәйтә;
- нефть эшкәртү һәм нефтехимия җитештерүе хисабына югары көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерү һәм әзер төрләрен гамәлгә ашыру күләмен арттыра;
- инновацион юнәлешле инженер-техник сәясәтен нәтиҗәле формалаштыра һәм гамәлгә ашыра.
“Татнефть” акционерлык җәмгыятенең җитди ресурс активы һәм файдалы казылма табуны арттыруның перспективалы объекты булып зур күләмле үзле нефть запаслары тора. Үзле нефть ятмаларын үзләштерү проекты Россия һәм Татарстан Республикасының дәүләт органнары, фәнни оешмалары ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Компаниянең ягулык комплекслары һәм станцияләре челтәрен үстерү буенча стратегик программа да уңышлы рәвештә гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең компанияләр төркемендә 690 артык ягулык станцияләре эшли.
“Татнефть” акционерлык җәмгыятенең тупланган финанс потенциалы зур инвестицион проектларны финанс тотрыклылыгын һәм ликвидлыгын югары дәрәҗәдә саклап, үзләренеке белән беррәттән займ чаралары хисабына тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Компаниянең иң мөһим проектларының берсе булып Түбән Кама шәһәрендә “ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефтехимия җитештерү заводы комплексы тора. Проектны тормышка ашыру 2005 елда Татарстанда нефть эшкәртүнең яңа этабын күтәрү максаты белән башланган. Төзелеш инициаторлары булып Республика Хөкүмәте һәм “Татнефть” чыгыш ясады. 2011 елда сәнәгать эксплуатациясенә Комплексның беренче рәте кертелде, ә 2014 елда – катнаш гидрокрекинг җайланмасы. 2016 елның июлендә комплекслы сынау режимында әкренәйтелгән кокслаштыру җайланмасы эшли башлады.
Хәзерге вакытта нефть эшкәртү заводы комплексы Россиянең нефть эшкәртү тармагының тулы хокуклы вәкиле булып тора һәм араларында Евро-5 дизель ягулыгы, РТ, ТС-1 һәм Джет А-1 маркалы авиация керосины, II һәм III группалы югары индекслы база майлары булган югары көндәшлеккә сәләтле, экологик яктан чиста продукция җитештерә. Проектны тормышка ашыру тәмамлангач, югары эшкәртелешле нефть продукциясенең киң номенклатурасын чыгару карала.
“Татнефть” акционерлык җәмгыяте нефтехимия комплексы уңышлы рәвештә үсә, ул шин продукциясе һәм техник углерод җитештерүне һәм гамәлгә ашыруны тәэмин итә. “Татнефть”нең шиналар комплексы – ул югары технологияле “Нижнекамскшина”, “Түбән Кама йөк шиналары заводы” һәм “Түбән Кама бөтен металлокордлы шиналар заводы”. Алар өч йөзгә якын товар позицияләре җитештерә – җиңел, авыл хуҗалыгы, йөк, җиңел йөк һәм бөтен металлокордлы шиналар. КАМА, КАМА EURO, Viatti маркалы, шулай ук инновацион бөтен металлокордлы шиналарың югары сыйфаты кулланучылар фикерләре, шулай ук төрле абруйлы конкурсларда җиңүләр белән расланган.
Җитештерү, табигатьне саклау, социаль эшчәнлектәге казанышлар, корпоратив идарә итүнең югары дәрәҗәсе, Компаниянең ачыклыгы һәм үтә күренмәлелеге акционерлар, эшлекле партнерлар һәм, гомумән, инвестицияләр берләшмәсе тарафыннан югары бәяләнә.
“Татнефть” акционерлык җәмгыяте корпоратив социаль җаваплылыгы нәтиҗәле һәм куркынычсыз эш урыннары булдыруга, хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтүгә, эшчәнлек алып баручы төбәкләрдә уңай хәлләрне саклап калуга юнәлдерелгән.
Рәсми сайт: www.tatneft.ru