«Сименс АГ»
“Сименс АГ” (Берлин һәм Мюнхен) – халыкара технологик концерн, ул инде 170 ел дәвамында техник камиллек, инновацияләр, сыйфат һәм ышанычлылык синонимы булып тора һәм бизнесны глобаль дәрәҗәдә колачлый. Компания үз эшчәнлеген күп кенә илләрдә алып бара, һәм электрификация, автоматлаштыру, цифрлаштыру кебек өлкәләрдә специальләшә. “Сименс” - энергетик яктан нәтиҗәле һәм ресурслар саклаучы технологияләр белән тәэмин итүче иң эре компанияләрнең берсе. Предприятие энергияне нәтиҗәле җитештерү өчен пар һәм газ җайланмаларын әйдәп баручы җитештерүче, аны тапшыру өчен чишелешләр белән тәэмин итүче, сәнәгать өчен инфраструктура чишелешләре, автоматлаштыру, привод технологияләре һәм программа тәэмин ителеше өлкәләрендә пионер булып тора. Акцияләре биржада котировкалаучы Siemens Healthineers AG бүлендек компаниясе ярдәмендә, концерн визуализация һәм лаборатор диагностика өчен медицина җайланмалары (компьютер һәм магнит-резонанс томографлар), шулай клиник IT-җайланмалар белән алдынгы тәэмин итүче булып тора. 30 сентябрьдә тәмамланган 2018 финанс елында концерн әйләнеше 83,0 млрд. евро, ә чиста табыш 6,1 млрд. евро тәшкил иткән. 2018 елның сентябрь ахырына “Сименс” концернында бар дөнья буенча 379 мең хезмәткәр эшләгән. Тулырак мәгълүматны https://www.siemens.com/WorldSkills интернет сайтында карарга мөмкин.
“Сименс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять Россия, Беларусь һәм Үзәк Азиядә “Сименс”ның баш компаниясе булып тора. Бу илләрдә концерн үз эшчәнлегенең барлык традицион юнәлешләре буенча да эшли, кырыктан артык шәһәрдә урнашкан, икътисад һәм инфраструктураның төп өлкәләрен модернизацияләштерү өчен продукцияләр, сервислар һәм комплекслы чишелешләр белән әйдәп баручы тәэмин итүче булып тора. “Сименс” ҖЧҖтә 3 меңгә якын хезмәткәр эшли. 2018 финанс елында әйләнеш 1,0 млрд. евро тәшкил иткән. Тулырак мәгълүматны https://www.siemens.com/WorldSkills интернет сайтында карарга мөмкин.