Samsung Electronics Co., Ltd.
1969 елда нигез салынган Samsung Electronics - дөньяның әйдәп баручы технологик компанияләренең берсе. Хәзерге вакытта Samsung дөньяның иң эре брендлары унлыгына керә. 2019 елда Samsung Electronics үзенең илле еллыгын билгеләп үтә.
Samsung Electronics телевизорлар, смартфоннар, күчереп йөртелүче җайланмалар, планшетлар, камералар, көнкүреш техникасы, медицина җайланмалары, челтәр системалары, ярымүткәргечләр һәм яктылык диодлары эшләнмәләре җитештерүче иң эре компанияләрнең берсе. Компаниянең офислары 79 илдә урнашкан.
1991 елдан башлап компания Россия базарында да эш итә. Samsung Electronics компаниясенең БДБ илләре буенча штаб-квартирасы Мәскәүдә урнашкан. Моннан тыш, Мәскәүдә 1993 елда ачылган Samsung Тикшеренү үзәге эшли. Компаниянең кулланучылар техникасы чыгаручы заводы 2008 елдан бирле уңышлы рәвештә Калуга өлкәсе территориясендә эшли. 2018 елның маенда компания Россиядә Ясалма интеллект үзәге ачты, үзәк Samsung Research бүлекчәләр портфелен тулыландырды һәм дөньяда шундый җиденче учреждение булып тора. Компаниянең Мәскәүдәге Ясалма интеллект үзәге тикшеренүчеләре командасы – корпорациянең дөньядагы башка ясалма интеллект үзәкләре арасында иң көчлесе һәм иң күп санлысы.
Шулай ук Samsung Россиядә актив рәвештә мәдәни һәм социаль-мәгариф инициативаларын үстерә.
Samsung Electronics, “WorldSkills International”ның югары дәрәҗәдәге Халыкара тәкъдим итүче партнеры, WorldSkills хәрәкәктенә инде күп еллар булышлык итә. Халыкара дәрәҗәдә Samsung Electronics “WorldSkills International”га 2007 елдан бирле, хәрәкәтнең Тәкъдим итүче партнеры буларак ярдәм итә. Хезмәттәшлек кысаларында компания Samsung Skills (Сувон шәһәре, Көньяк Корея) үзәгендә дөнья чемпионатларында катнашучыларны әзерли. Үзәк яшь белгечләрнең һөнәри осталыкларын арттыру өчен Samsung Electronics тарафыннан махсус оештырылган.
Компания хакындагы соңгы яңалыклар белән танышу өчен Samsung Newsroom сайтына керегез.
Рәсми сайт: www.samsung.com/ru