Росатом
“Росатом” атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе – атом энергетикасын җитештерү чылбырының барлык буыннарында да уңышлы эшчәнлек алып бару өчен ресурсларга һәм компетенцияләргә ия булган технологик лидерларының берсе. Дәүләт корпорациясе активларын үз эченә уран табудан алып атом электростанциясен эксплуатациядән чыгаруга һәм атом-төш калдыкларын эшкәртүгә кадәр алган киң диапазонда берләштерә.
Росатом – Россиянең иң эре электр энергиясен җитештерүчесе, ул илнең энергиягә ихтыяҗының 18 проценттан артыгын тәэмин итә. Чит ил проектлары портфеле зурлыгы буенча компания беренче урынны били, 36 энергия блогы 12 илдә гамәлгә ашыруның төрле стадияләрендә. Росатом уран запасы буенча икенче, аны табу күләме буенча дүртенче урында, корпорация шулай ук атом-төш базарының 17% тәэмин итә.
Росатом эшчәнлеге сферасына атом-төш медицинасы өчен җайланмалар һәм изотоп продукция җитештерү, фәнни тикшеренүләр үткәрү, материаллар өйрәнү, суперкомпьютерлар һәм программа тәэминаты, төрле атом-төш һәм атом-төш булмаган инновацияле продуктлар җитештерү керә. Росатом стратегиясе “яшел” энергетика (шул исәптән җилнеке дә) генерациясе проектларын үстерүдән гыйбарәт.
Дәүләт корпорациясе 2007 елның 18 декабрендә булдырылган. Ул 400 якын предприятие һәм оешманы, шул исәптән дөньяда бердәнбер булган атом бозваткыч флотны берләштерә. Корпорациядә якынча 250 мең кеше эшли.
Рәсми сайты: www.rosatom.ru