Mitutoyo
Mitutoyo компаниясе – WorldSkills Kazan 2019 өчен алдынгы тәҗрибә һәи югары технологияләр
WorldSkills хәрәкәтенең глобаль партнеры буларак, Mitutoyo компаниясе унбиштән артык ярыш мәйданын төгәллек дәрәҗәсе бик нык югары булган үлчәү җайланмалары һәм инструментлар (1800 артык берәмлек, шул исәптән штангенциркульләр, микрометрлар, индикаторлар, тирәнлек, биеклек үлчәгечләр һ.б.) белән генә түгел, ә техник экспертиза белән дә тәэмин итәчәкләр. Mitutoyo үлчәү җайланмалары конкурсантлар әзерләгән детальләрнең төгәллеген үлчәү өчен дә кулланылачак.
“Яшьләргә ярдәм итү Mitutoyo өчен зур әһәмияткә ия, безнең киләчәгебез нәтиҗәле укыту системасыннан тора”, - ди Mitutoyo UK башкарма директоры Мартин Уикс (Martin Weeks). WorldSkills хәрәкәте белән берлектә Mitutoyo компаниясе яшьләр, аларның ата-аналары, укытучылары һәм потенциаль эш бирүчеләре арасында техник яктан хәбәрдарлыкны арттырырга омтыла. Ярыш мәйданчыкларында күп кенә җайланмаларның ничек эшләвен һәм аларны чынбарлыкта куллану мисалларын күреп, һәм Mitutoyo компаниясенең әйдәп баручы техник экспертларыннан һөнәри киңәшләр алып булачак.
Mitutoyo турында
Mitutoyo компаниясенең тарихы 1934 елда, аңа нигез салган Йехан Нумата (Yehan Numata) Токионың Камата районында Япониядә беренче микрометрлар чыгару өчен тикшеренү үзәген ачкач башлана.
Нигез салынганнан бирле, Mitutoyo үлчәү инструментлары һәм җайланмаларын эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә, хәзерге вакытта аларның линейкасы 9 меңнән артык җайланмадан, шул исәптән микрометрлар, штангенциркульләр, координаталар үлчәү машиналары, форма үлчәү өчен приборлар һәм оптик үлчәү системаларыннан тора. Әлеге җайланмаларга бар дөньяда да ихтыяҗ зур, бу компаниягә төгәллек дәрәҗәсе югары булган приборлар һәм үлчәү җайланмалары белән әйдәп баручы тәэмин итүчеләр арасына керергә мөмкинлек бирә. Бу безнең төп принцибыбыз - “Сыйфат – беренче чиратта” ярдәмендә мөмкин булды.
Рәсми сайт: www.mitutoyo.co.jp/global.html