Mastercam
Mastercam – цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда эшкәртүне программалаштыру өчен тулы CAD/CAM-чишелеш. Ул кулланучыларга барлык CAD һәм CAM функцияләре тупланмасын тәкъдим итеп, цифрлы программалар белән идарә ителүче станоклар кулланылышлы җитештерү процессларын инновацияле, төгәл һәм нәтиҗәле башкару белән тәэмин итә. Mastercam штаб-квартирасы Толланд шәһәрендә (Коннектикут штаты, АКШ), ә корпоратив офислары Швейцария һәм Кытайда урнашкан CNC Software, Inc. компаниясендә барлыкка китерелгән һәм шунда ук үсешен дәвам итә. Mastercam уңышлы рәвештә күп кенә сәнәгать өлкәләрендә, төрле класслы детальләрне кыру, электроэрозия, фрезерлык, токарь-фрезерлык станокларында һәм эшкәртү үзәкләрендә, аркылы тишү автоматларында, материаллар кисү җайланмаларында, шулай ук сәнәгать роботларында кулланыла.
Инде 30 елдан артык Mastercam CAD/CAM-системасы идарә программаларын автоматлаштырылган барлыкка китерү өчен дөньядагы иң популяр һәм киң таралган чишелеш булып тора. Mastercam үзенең җайлылыгы белән аерылып тора, һәм конкурентлар арасында нык үсеш алган һәм иң күп санлы техник ярдәм глобаль челтәренә ия. WorldSkills International хәрәкәтенең Глобаль партнеры статусында Mastercam “Цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда токарьлык эшләре”, “Цифрлы программалар белән идарә ителүче станокларда фрезерлык эшләре”, “Полимер материаллардан эшләнмәләр ясау”, “Җитештерүдә команда белән эшләү” компетенцияләрендәге ярышларны спонсорлый һәм техник ярдәм күрсәтә. Ярышлар үткәрү өчен Mastercam программа тәэмин ителеше бушлай тәкъдим ителә.
Рәсми веб-сайт: www.mastercam.ru