Festo Didactic SE
Festo Didactic техник белем бирү һәм укыту өлкәсендә әйдәп баручы тәэмин итүче, һәм автоматлаштыру технологияләре сферасында глобаль уенчы булган Festo төркеменең бер өлеше. Үзенең продуктлары һәм хезмәтләре белән компания игътибарны киләчәкнең “акыллы фабрикаларга”, шул исәптән ясалма интеллект һәм машина ярдәмендә укытуга җәлеп итә. Festo Didactic бар дөнья буенча сәнәгать компанияләре һәм уку йортлары өчен иң заманча квалификацияле чишелешләр тәкъдим итә. Портфолио нәтиҗәле белем бирү өчен җайланмаларның барлык– модельләштерү, интерактив һәм дистанцион укыту өчен программа тәэмин ителешеннән, шулай ук модуль укыту системасыннан алып технологик өлкәләрнең киң диапазоны өчен тулысынча җиһазландырылган укыту үзәкләренә кадәр спектрны колачлый. Боларга җитештерүне автоматлаштыру һәм “Индустрия 4.0”, сәнәгый хезмәт күрсәтү һәм монтаж, гидро- һәм пневмоавтоматика, робот техникасы, цифрлы интерактив белем бирү, энергия нәтиҗәлелеге һәм энергиянең яңартылучы чыганаклары, электр техникасы һәм электроника, цифрлы программалар белән идарә ителүче станоклар, шулай ук STEM һәм биналарны автоматлаштыру кебек юнәлешләр керә. Festo Didactic төрле профильле эш урыннарын өч төп юнәлеш – “Кешеләр”, “Технологияләр”, “Җитештерүне оештыру” буенча квалификация күтәрү тренинглары һәм программалары белән, шулай ук сәнәгать компанияләрен консалтинг хезмәтләре белән тәэмин итә. 1925 елда штаб-квартирасы Эсслинген-ам-Неккар шәһәрендә урнашкан бәйсез гаилә бизнесы буларак оешкан Festo группасысының әйләнеше 2018 финанс елында 3,2 млрд. евро тәшкил иткән. 61 илдә компанияләр төркеменең 250 филиалы һәм милли компаниясе урнашкан, хезмәткәрләр саны 21 меңгә җитә. Россия Федерациясе территориясендә Festo төркеме 1971 елдан, уртак предприятияләр сыйфатында 1988 елдан бирле эшли; бүгенге көндә Мәскәүдәге баш офис, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Чиләбедә сигез филиал һәм өч уку үзәге белән ООО «ФЕСТО-РФ» милли компаниясе тарафыннан тәкъдим ителә.
Рәсми сайт: www.festo-didactic.com/ru-ru