DMG MORI
DMG MORI концерны – дөньяның әйдәп баручы металл кисүче станоклар җитештерүчесе. Безнең портфель үз эченә токарь һәм фрезер станоклары, аддитив җитештерү кебек алдынгы технологияләр, шулай ук җитештерүне автоматлаштыру өчен комплекслы чишелешләрне ала.
DMG MORI югары технологияле чишелешләре авиатөзелеш, автомобильләр җитештерү, медицина, шулай ук мөһерләр һәм пресс-формалар җитештерү кебек өлкәләрдә кулланыла. Без белем бирү, сервис, техник хезмәт күрсәтү, запас частьләр белән тәэмин итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүнең киң спектрын тәкъдим итәбез. Кушымталар менюсы нигезендәге CELOS идарә системасы, шулай ук DMG MORI технологик цикллары һәм Powertools чишелешләре безгә заказ бирүчеләребезгә 4.0. индустриясенә күчеш юлында ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.
DMG MORI академиясе белем бирү учреждениеләренә инновацион концепцияләр, продуктлар һәм хезмәтләр белән булышлык итә – станоклар һәм программа тәэмин ителешеннән алып белем бирү программаларына кадәр. DMG MORI академиясенең төп максатларының берсе – станок төзелешенең яңа технологияләрен җәелдерү өчен профессионалларга белем бирү.
Рәсми сайт: www.dmgmori.com