“Россия вертолетлары” акционерлык җәмгыяте
“Россия вертолетлары” акционерлык җәмгыяте – вертолет төзелеше өлкәсендә дөнья лидерларының берсе, Россиянең бердәнбер вертолет проектлары эшләүчесе һәм чыгаручысы, шулай ук дөньяның заманча гражданнар һәм хәрби вертолетларын проектлаштыру, җитештерү, сынау һәм техник хезмәт күрсәтү мөмкинлекләренә ия булган дөньяның аз санлы компанияләрнең берсе. “Россия вертолетлары” холдингы Ростех дәүләт корпорациясе структурасына керә.
Холдинг мәгълүматларына караганда, Россия җитештергән 8 меңнән артык вертолет йөздән артык илдә эксплуатацияләнә. “Россия вертолетлары” акционерлык җәмгыяте Россия вертолетлары базарының 90% били, ә халыкара сәүдәдә компания өлешенә якынча 10% туры килә.
“Россия вертолетлары” предприятиесе дөнья буенча хәрби вертолетлар паркының 22% чыгарган, шуның өстенә холдинг продукциясе сугышчан вертолетлар паркының 32% һәм уртача зурлыктагы хәрби-транспорт вертолетларының 42% били. Дөнья буенча гражданнар вертолеты паркында “Россия вертолетлары” холдингы продукциясе авыр вертолетлар арасында 49%, урта вертолетлар (очу массасы 7-20 тонна булган) арасында 65% тәшкил итә.
Рәсми сайт: www.russianhelicopters.aero