2019 елдагы Чемпионатка әзерлек атнасы
2019 елдагы Чемпионатка әзерлек атнасында (CPW2019) катнашу өчен аккредитацияләү системасында мәҗбүри теркәлү процедурасын узарга кирәк.
Системада уңышлы теркәлү нәтиҗәләре буенча катнашучы катнашучының түләнгән пакеты һәм башкара торган функционалы нигезендә CPW2019 объектларына һәм сервисларына тоткарлыксыз узуны тәэмин итә торган аккредитация бейджы ала.
Делегацияләр әгъзалары
Милли делегацияләр составы:
техник делегат, техник делегат ассистенты, рәсми күзәтүче һәм делегация составына кергән күзәтүчеләр, шул исәптән башкаручы директор һәм тәрҗемәче
Чемпионатка әзерлек атнасында (CPW2019) катнашуга теркәлү узу Чемпионатка теркәлүдән бәйсез рәвештә, аерым шәхси кабинетта башкарыла. Делегациядән билгеләнгән җаваплы зат (алга таба — Администратор) шәхси кабинеттан парольгә һәм логинга, шулай ук WSK2019 аккредитацияләү системасында эшләү буенча кулланмага ия була.
Делегация әгъзаларын теркәү түбәндәге мәҗбүри этаплардан тора:
- 25.09.2018 - 26.10.2018 — Пакетларны броньлау һәм алар өчен түләү
- 25.09.2018 - 01.12.2018 — Делегация әгъзаларының шәхси анкеталарын тутыру*, таләпләр нигезендә фотосурәтләрне кую һәм анкеталарны карауга юллау
*Тулысынча тутырылмаган яки дөрес итеп тутырылмаган анкеталар WSK2019 оештыру кемитеты тарафыннан каралмый, моңа игътибарлы булыгыз. Анкетаны раслау өчен, зинһар, “Черновик”/”Администраторга юлланган” статусын “Карауга” дип үзгәртегез (анкетаның уң ягындагы астагы “Җибәрергә” төймәсенә басып). Анкетаның статусын шәхси кабинетта күзәтеп барырга була.
Әгәр дә сез делегациягез әгъзаларын теркәү өчен җаваплы зат булып торасыз, әмма шәхси кабинетка керә алмыйсыз икән, ellen.coppens@worldskills.org адресына (копиягә accreditationsupport@worldskillskazan2019.com адресын да куегыз), делегация исемен, җаваплы затның фамилиясен, исемен, вазыйфасын һәм электрон адресын күрсәтеп, хат юллагыз.
Теркәлү эшләре буенча техник якка кагылышлы сорауларны accreditation-support@worldskillskazan2019.com.
Чакырылган катнашучылар
Теркәлүнең соңгы көне: 01.12.2018
Әлеге төркем вәкилләре анкеталарын үзләре өчен генә булган логин һәм парольне алганнан соң аккредитация системасында үзләре тутыралар. Катнашучы үзе турындагы мәгълүматны тутырырга, фотосурәтен һәм паспортының скан-күчермәсен куярга, анкетасын администраторга җибәрергә тиеш (анкетаның статусын “Администраторга җибәрелде” итеп үзгәртү юлы белән). Тулы булмаган һәм дөрес итеп тутырылмаган анкеталар WSK2019 оештыру комитеты тарафыннан каралмый.