Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда “Бер мәктәп – бер ил” проекты башланып китте

Рәсми чара

25.01.2019, 10:58

WorldSkills стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатына әзерлек атнасы кысаларында 25 гыйнварда эшче профессияләрнең дәрәҗәләрен күтәрә торган һәм “Бер мәктәп – бер ил” (OneSchool – OneCountry) профориентацияне камилләштерүче белем бирү программасына да старт бирелде. Татарстан Республикасының кайбер уку йортларында WorldSkills дәресләре узды. Мәктәпләрдә WorldSkills International вәкилләре кунак булдылар.

“Бер мәктәп – бер ил” (OneSchool – OneCountry) проектында Казанның 57 мәктәбе катнаша. Әлеге мәктәпләрнең һәркайсына аерым бер яки ике ил (әгәр дә алар берничә катнашучы гына алып килсәләр) беркетелгән. Дөнья чемпионаты уздырылу вакытында беркетелгән илләр вәкилләре мәдәният өлкәсендә һәм һөнәри өлкәдә тәҗрибә уртаклашу максатыннан әлеге мәктәпләргә киләчәкләр.

“Без “Бер мәктәп – бер ил” проекты делегацияләр вәкилләренә һәм Казан укучыларына онытылмаслык хатирәләр бүләк итәр, укучылар бу чарадан заманча тормышта һөнәрләрнең никадәр мөһимлеген аңларлар һәм халыкара мәдәният атмосферасына чумарлар дип ышанабыз”, - диде  WorldSkills International президенты Саймон Бартли.

WorldSkills Kazan 2019 турында

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты Казанда 2019 елның 22 нче августыннан 27сенә кадәр узачак. Анда 60тан артык илдән 1 600 конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә, Париж һәм Шарлеруа шәһәрләрен узып китеп яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте