Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 ярышларына билетлар броньләштерү ачылды

Рәсми чара

10.06.2019, 14:13

WorldSkills Kazan 2019 сайтында ярышларга тамашачылар теркәү башланды: хәзер теләге булган һәркем августта “Казан Арена”да узачак WorldSkills стандартлары буенча ярышларга бушлай билетлар броньләштерү мөмкинлегенә ия.

Аларны WorldSkills Kazan 2019 рәсми сайтында алырга мөмкин.

“WorldSkills ярышларына килгән һәркем ничек предметлар һәм механизмнар ясалуын, без күнеккән гадәти нәрсәләр “эчтән” ничек эшләвен үз күзләре белән күрү мөмкинлегенә ия булачак. Кунаклар Россия һәм чит ил көллиятләре һәм уку йортлары җитәкчеләре, укытучылары, эш бирүчеләр белән таныша, Try-а-Skill мәйданчыкларында үзләренең көчләрен төрле компетенцияләрдә сынап карый алачак", - ди WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин.

Бушлай электрон чакыру билетын алу өчен алдан сайтта теркәлеп, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә бару көнен һәм вакытын сайларга кирәк. Билет буенча керүләр саны чикләнмәгән. 12 яшькә кадәрге балаларга керү бушлай һәм теркәлү кирәкми.

Электрон билетны кәгазьдә бастыру мәҗбүри. Телефон экраны ватылган яки телефонның зарядкасы беткән очракта, сканер штрих-кодны укый алмаячак.

Чемпионат билетларына бронь ясаган вакытта сайт эше буенча кыенлыклар яки сораулар туса, ticket@worldskillskazan2019.com электрон почтасына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте