Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 яңа илчесе – Россиянең Хезмәт Герое Владимир Мельник

Рәсми чара

24.05.2019, 13:46

Бүген Казанда 20-24 май көннәрендә “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә үткән VII “Яшь профессионаллар” Милли чемпионаты финалы белән бергә параллель узган “Зирәкләр күнекмәләре” чемпионаты ябылу тантанасы кысаларында WorldSkills Kazan 2019 яңа илчесен багышлау тантанасы узды. Чемпионатның яңа илчесе итеп Россия шахтеры, РФ Хезмәт Герое, РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Владимир Мельник билгеләнде.

“Мин мөһим эш – илебездә һөнәри осталык, эшче һөнәрләр абруен күтәрү белән шөгыльләнүче командага кушылуыма бик шат. Бу тантанада булуыма да бик шат: монда үзләренең күнекмәләрен камилләштерүне дәвам итүче һәм аны яшь буынга тапшыра алучы кешеләр җыелган. Хезмәтегез, мавыгучанлыгыгыз, һөнәргә тугрылыгыз һәм яңа нәрсәләр өйрәнергә теләвегез өчен рәхмәт”, - дип билгеләп узды Владимир Мельник. WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гөбәйдуллин аңа Илче шарфын тапшырды.

WorldSkills Kazan 2019

Россиянең 2019 елдагы иң төп халыкара вакыйгасы - WorldSkills Competition 2019 -  һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты 22-27 август көннәрендә Казанда узачак. Анда 56 компетенция буенча  67 илдән килгән 1400 артык конкурсант ярышачак.

Чемпионат үткәрү хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә катнашучы илләр сайлавы нәтиҗәсендә алды. Россиядә WorldSkills хәрәкәте барлык 85 төбәкне дә колачлый, һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә приоритет проектларның берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте