Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Пешекчелек эше

Пешекче һөнәре бик зур сандагы күнекмәләрне колачлый: аңа меню төзүдән алып ризыклар әзерләүгә кадәрге эшләр керә. Пешекче төрле дәрәҗәләрдәге җәмәгать туклануы урыннарында - Мишлен йолдызларына ия булган рестораннардан алып эшчеләр туклана торган ашханәләр һәм кафеларга кадәрге җәмәгать туклануы урыннарында эшли. Кулинария осталыгыннан тыш шеф-поварлар бюджетны, керем нормаларын исәпли белергә, азык-төлек продуктларын контрольдә тотарга һәм аларга заказ бирергә, кулинария дөньясындагы органик яки вегетариан кухнясы, сәламәт туклану диетасы кебек актуаль тенденцияләрне күзәтеп барырга тиешләр.

Затлы кунакханәдә яки ресторанда эшләүче шеф-повар ризыкларны әзерләү һәм тәкъдим итү буенча бик югары компетентлыкка ия булырга тиеш. Алар рецептларны таләпчән клиентларның ихтыяҗлары нигезендә булдырачаклар һәм камилләштерәчәкләр дип көтелә. Шеф-повар яңалыклар һәм хәзер нәрсә модада булуы турында яхшы белергә һәм туклануның мәдәни спецификациясе, сәламәтлек һәм дин ягыннан үзенчәлекләр белән аңлатылган аерым режимнары үзенчәлекләрен аңлап кабул итәргә тиеш.

Пешекче югары технологияле җиһазлар белән эшли, бу исә куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм хезмәтне саклау таләпләрен төгәл үтәүне сорый. Санитар таләпләрне һәм шәхси гигиена таләпләрен үтәү мәҗбүри. Пешекче бик яхшы аралашу күнекмәләренә ия булырга, коллективта үзара хезмәттәшлекне җайга сала һәм стресслар еш туа торган кухня шартларында эш өчен тыныч атмосфера тудыра белергә тиеш.

Халыкның керемнәре арту яңа әзерләнгән ризыкка һәм җәмәгать туклануының төрле урыннары ачылуга ихтыяҗ тудыра. Моңа бәйле рәвештә рестораннар һәм башка туклану урыннары күпләп ачыла. Югары сыйфатлы ризыкларны әзерләү зур тәҗрибә һәм профессиональлек таләп итә, шуңа күрә мондый төрдәге предприятиеләр югары квалификацияле пешекчеләрне җәлеп итәргә тырышалар.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Искандар Слаев

Россия

754

Мацей Писарек

Польша

740

Юнкан Линь

Кытай

733

Кызыклы фактлар

Беренче профессиональ пешекчеләр б.э. кадәр 2600 елда Крит утравында барлыкка килгәннәр. Ул вакытта патша армиясе өчен ризыкны махсус ялланган пешерү эше остасы әзерли булган.

XVIII гасырда Англия короле Георг II, чәчләре ашка төшмәсен өчен, барлык пешекчеләрне дә калфак киеп йөрергә мәҗбүр иткән.

Аш бүлмәсендәге эш бүленешен Франция пешекчесе Огюст Эскофье уйлап тапкан: эшчеләр һәрберсе белән шеф-де-парти (фр. chefdepartie) идарә иткән бригадаларга бүленгән.

Европадагы беренче пешекчеләр мәктәбе XIX гасырда Англиядә барлыкка килгән, соңрак алар башка илләрдә дә ачыла башлаганнар.

Франциядә пешерү эшенә 6-7 яшьтән өйрәнә башларга кирәк, югыйсә  пешекче чынлап торып оста була алмый дип санаганнар.

Мишлен йолдызларының иң күбесе Франция рестораннарына бирелгән, ә өч йолдызлы рестораннар саны буенча Токио алда.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Цитаталар

Тайла Джин Шу (Көньяк Африка Республикасы)
Тайла Джин Шу (Көньяк Африка Республикасы)
WorldSkills São Paulo 2015 дөнья чемпионаты конкурсанты

Күнекмәләр миңа иң яхшы һөнәр - син яраткан һөнәр икәнен, һәм барысына да китаптан өйрәнеп булмавын аңларга ярдәм итте.

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.