Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Чемпионат

WorldSkills дөнья чемпионатлары турында

Һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге дөнья чемпионаты һәр ике ел саен уздырыла һәм 60 артык илдән килгән мең өч йөздән артык катнашучыны җыя. Бар дөньядан җыелган яшь профессионаллар үзләре сайлаган компетенциядә медальгә ия булу шансы өчен көрәшергә җыела. Чемпионатта ярышлар җитештерүнең төрле тармаклары: ташчылык эшеннән алып флористикага, чәчтарашлык сәнгатеннән алып электроникага, кузов ремонтыннан алып икмәк пешерүгә кадәр булган 56 компетенцияне колачлый. Чемпионатта катнашучылар “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә уза торган милли чемпионатларда сайланалар һәм үз илләрендә яхшыларның яхшылары булып торалар.

Чемпионат шулай ук тармак лидерларына, хакимиятләргә һәм белем бирү учреждениеләренә тармакта һәм һөнәри белем бирү өлкәсендә мәгълүмат һәм алгарышлы эш методикалары белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Яңа идеяләр һәм процесслар укучыларны үз тормышларын техникага һәм яңа технологияләргә багышларга һәм матур киләчәк төзүгә рухландыралар.

WorldSkills чемпионатларының төп мирасы – социаль-икътисадый үзгәртеп кору инструментларының берсе булган һөнәри белем бирүне үстерү.

#
2/5
3/5
4/5
5/5

WorldSkills Kazan 2019 турында

Россия һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге 45 нче дөнья чемпионатын уздыру хокукын 2015 елның 10 августында Сан-Паулуда (Бразилия) узган WorldSkills International Генераль Ассамблеясында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча яулап алды. Казан белән беррәттән әлеге хокук өчен Франциянең Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәрләре дә көрәштеләр.

Чемпионат Казанда 2019 елның 22 - 27 август көннәрендә узды. 63 ил һәм төбәктән җыелган 1354 яшь профессионаллар 56 компетенция буенча ярышты. Аларның эшләренә 1304 эксперт бәя бирде. Ярышлар “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге базасында узды.

63 ил һәм төбәктән килгән 1354 яшь профессионаллар 56 компетенция буенча ярышты.

63

ил һәм төбәк

56

компетенция

1354

яшь профессионал

Чемпионат конкурсантлары һәм экспертларына яшәү өчен уникаль торак комплекс WorldSkills авылы (хәзерге Универсиада авылы) тәкъдим ителде. Дөнья халыкларының төрлелеге, аларның традицион һөнәрләре һәм гореф-гадәтләре белән Чемпионатның мәдәни мәйданчыкларында танышырга мөмкин иде.

 

Йөкләү өчен материаллар

pdf WorldSkills Kazan 2019 Чемпионаты җитәкчелеге 16,539.95 KB 18.08.2019, 10:18