Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Juniors

Ресторан сервисы

Ресторан сервисы өлкәсендәге белгеч кунакларга ризык һәм эчемлек бирү белән бәйле югары сыйфатлы хезмәтләр тәкъдим итә. Ул халыкара кухня һәм эчемлекләр турында күпкырлы белемнәргә ия булырга, кабул ителгән гомуми хезмәт күрсәтү кагыйдәләренең тулысынча үтәлүен тәэмин итәргә тиеш.

Ресторан сервисы аш-су сәнгатен югары сыйфатлы хезмәт күрсәтү белән берләштерә. Әлеге өлкәдә югары аралашу сәләтенә ия, дус-танә һәм кунакчыл яхшы әзерлекле персонал эшли. Ресторан сервисы өлкәсендәге белгечләр официант, бармен, барист, пешекче һәм сомелье һөнәрләренә, сервировка, эчемлекләрне һәм ризыкларны тәкъдим итү күнекмәләренә ия, алар кунаклар белән аралашу этикеты кагыйдәләрен саклыйлар, кунакларның үзенчәлекләрен һәм теләкләрен истә тоталар.

Ресторан бизнесы нык үсеш алу, хезмәт күрсәтүнең спектры киңәю һәм гастрономия дөньясында яңалыклар арту белән, индустрия хезмәткәрләре үзләренең һөнәри күнекмәләрен арттыралар. Хезмәт күрсәтү белән бәйле күнекмәләр төрлелеге киңәюен дәвам итәчәк. Шул сәбәпле ресторан хезмәтенең югары квалификацияле белгечләренә ихтыяҗ бары артачак кына.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Конкурсантлар

Накасоле Рауна

Намибия

Мирианне Рёйс

Нидерланд

Селма Силва

Португалия

По И Цай

Кытай Тайбэе

Ренат Унайбаев

Казахстан

Йөкләү өчен материаллар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.