Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Juniors

Полимеханика һәм автоматлаштыру

Полимеханика белгече предприятедә техник эшләр башкара. Профессионал механик һәм монтерларның хезмәт күрсәтүе полимеханик сәнәгатьтә файдалы булырга мөмкин. Механик эшкәртү инструментларын кулланып, квалификацияле белгечләр полимеханикада сәнәгать техникасы һәм җайланмасына детальләр әзерли һәм урнаштыра алалар.

Бу һөнәр электротехник һәм схемотехник эшләр белән бәйле булган автоматлаштыруда контроль мантыйгын аңлауны таләп итә. Автоматлаштыру пневматик компонентлар белән эш итүне күз уңында тотканга, әлеге технологиянең төп нигезләрен белү таләп ителә. Полимеханик электр җайланмалары, машина төзелеше, гидравлика һәм пневматика, шулай ук механикалаштыру һәм хезмәт күрсәтү күнекмәләренә ия булырга тиеш. Кирәкле техник күнекмәләр спектры бик киң. Җиһазлау өчен детальләрне җитештерү һәм әлеге детальләрне урнаштыру кирәк булырга мөмкин. Еш кына инде урнаштырылган детальләрдә булган җитешсезлекләрне төзәтү яки урнаштыру вакытында проблемаларны идентификацияләү һәм җитешсезлекләрне эзләү буенча эш алып барыла.

Полимеханик үзен билгеле бер сәнәгать өлкәсендә күрсәтә яки киң спектрда белгеч була ала. Моннан башка, полимеханик, җитештерү җиһазларының эшләү торышын булдырып һәм саклап, предпирятиедә, һәм шулай ук, төрле объектларга җәлеп ителеп, подрядчикка эшләргә мөмкин.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар

Никита Штравс

Беларусь

Эрик Варданян

Әрмәнстан

Партнерлар

Йөкләү өчен материаллар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.