Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Juniors

Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү

Пилотсыз авиация системалары – дөнья базарында шаулап үсеш ала торган сегмент. Хәзерге вакытта пилотсыз очу аппаратлары заманча югары технологияле тармакларның аерылгысыз өлешенә әверелеп бара.

Әлеге компетенция пилотсыз авиация системасын, пилотсыз очу аппаратын очыртуны идарә итүдә кулланыллган техник чаралар һәм җиһазлар белән идарә итүне, эксплуатацияләүне, хезмәт күрсәтүне һәм агымдагы ремонтны үз эченә ала.  Пилотсыз очкычлар куллану өлкәсе – ул мониторинг, авыл хуҗалыгы, төзелеш, картография, йөк ташу, видеога төшерү. Пилотсызлар башкарган бурычлар арту белән квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә актуальләшә.

Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү – ул белгечнең үсеш ноктасы һәм үсеше, ул Россиядә һәм дөньяда пилотсыз авиация системасын булдыра һәм үстерә торган профессионаллар берләшмәсенә беренче адым ясарга ярдәм итә.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар

Али Аскерханов

Казахстан

Максим Парфянович

Беларусь

Айман Афик Суради

Малайзия

Партнерлар

Йөкләү өчен материаллар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.