Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Future Skills

Роботлаштырылган эретеп ябыштыру

Роботлаштырылган эретеп ябыштыру – махсус робот-манипулятор һәм автомат эретеп ябыштыру җайланмасын куллану хисабына тормышка ашырылучы автоматлаштырылган эретеп ябыштыру процессы. Робот башкарган эретеп ябыштыруның төп өстенлеге эретеп ябыштыру җөйләренең бик югары сыйфатыннан һәм төгәл кабатланучы югары җитештерүчәнлектән гыйбарәт.

Белгечләр роботлаштырылган эретеп ябыштыру комплекслары белән проектлаштыру, конструкцияләү һәм идарә итү күнекмәләренә ия, сызымнар һәм технология карталарын төзи һәм укый ала, эретеп ябыштыру һәм плазмалы кисү технологияләрен белә.

Роботлаштырылган эретеп ябыштыру сәнәгатьнең автомобиль һәм машина төзү өлкәләрендә киң таралган. Роботлаштырылган эретеп ябыштыру зур күләмле кабатланучы эшләрне үтәгәндә, куркыныч җитештерүләрдә һәм җаваплылык таләп ителүче урыннарда куллану икътисади яктан тагы да нәтиҗәлерәк.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Кызыклы фактлар

Роботларны рельсларга яки күтәртү механизмнарына урнаштырырга була, бу 12-15 метр озынлыктагы һәм 3 метр киңлектәге детальләрне эретеп ябыштыру мөмкинлеге бирә.

Бүгенге көндә роботлаштырылган эретеп ябыштыру киң таралган. Хәзерге вакытта эретеп ябыштыру белән сәнәгать роботларының 20% шөгыльләнә.

Роботлаштырылган эретеп ябыштыру вакытында горелканың позицияләштерү төгәллеге 0,03-0,05 миллиметрга җитә. Бу озын һәм юка җөйләрне зур төгәллек белән эшләргә мөмкинлек бирә.

Конкурсантлар

Цзявэй Ду

Кытай

Александр Галкин

Россия

Ян Ха

Кытай

Константин Комлев

Россия

Андрей Васильев

Россия

Елизавета Васильева

Россия

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.