Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Future Skills

Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү

Компетенция пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү һәм аларны эксплуатацияләү, төзексезлек табу һәм аларны юкка чыгару, дистанцияле пилотлаштыру һәм оператив бурычларны үтәүдән гыйбарәт. Конкурс биреме пилотсыз системаларга диагностика үткәрү һәм аларны ремонтлау, визуаль һәм FPV пилотлаштыру, һавада йөк ташу, автоном очышлар һәм идарә системаларын, мәгълүмат җыюны программалаштыру күнекмәләрен бәяләүгә юнәтелгән.

Пилотсыз аппаратларны эксплуатацияләү белән бәйле эш техник, оператор, тышкы пилот, программист кебек белгечлекләрне һәм сәнәгатьнең югары технологияле өлкәләре һәм эшмәкәрлек белән бәйле карьера үсеше траекторияләрен күздә тота.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Кызыклы фактлар

Пилотсыз очкыч операторлары зур финанс перспективаларга ия. ПАС операторы һөнәре бар дөньяда киләчәк һөнәрләренең беренче иллелегенә керә.

Бөтендөнья пилотсыз очкычлар базары 2018 елда 14 миллиард доллардан 2024 елга 43 миллиардка кадәр үсәр дип көтелә.

Әлеге компетенция дронны җыярга һәм пилотлаштырырга гына өйрәтми, ә программалаштыру һәм квадрокоптер платформасында үзеңнең технологик проектларыңны булдыру күнекмәләрен үстерергә дә мөмкинлек бирә.

Конкурсантлар

Мануэл Барруш

Португалия

Яспер Чуа

Сингапур

Ярослав Лакеев

Россия

Чжэньвэй Лян

Кытай

Жак Велгемод

Көньяк Африка

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.