Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Future Skills

Минераллар синтезлау һәм эшкәртү

Минераллар синтезлау һәм эшкәртү эшләнмәнең тышкы ягына ныклык бирү һәм каты материаллардан бик төгәл эшләнмәләр (алмаз скальпельләр, линзалар, транзисторлар өчен нигезләр) ясаудан гыйбарәт.

Белгечләр газ фазасыннан кушылмалар синтезлау җайланмасы белән эшләү, минераллар анализлау һәм аларны эшкәртүнең табышлылыгын, эшләнмәләрне бик төгәл эшкәртү, форма бирү һәм аларны ялтыратуны бәяләү күнекмәләренә ия.

Минераллар синтезлау һәм эшкәртү белгечләре эше синтетик материаллар җитештерүче яки кулланучы сәнәгать өлкәләре (оборона, энергетика, тау чыгару, медицина һәм башка югары технологияле тармаклар) белән бәйле.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Кызыклы фактлар

Синтетик алмазлар – билгеле булган матдәләрнең иң катысы. Аларның катылыгы чисталыкка, кристалл рәшәткәләрендә җитешсезлекләр булу-булмавына һәм аның юнәлешенә бәйле.

Әгәр дә әлеге компетенция буенча ярыш 120 көн дәвам итсә, чемпионат тәмамланганда 1 млн. долларлык 20 алмаз үстереп булыр иде.

Заманча җайланмалар табигый алмазларның килеп чыгу урыннарын һәм синтетик алмазларны ясау үзенчәлекләрен билгеләргә мөмкинлек бирә.

Конкурсантлар

Иван Дорофеев

Россия

Александр Тайшин

Россия

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.