Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Future Skills

Лазер технологияләре

Лазер технологияләре үз эченә механика, электроника, материалларны өйрәнү, материаллар каршылыгы һәм компьютер технологияләре элементларын ала.

Мондый сценарийлар белән эшләү өчен компетенция лазер технологияләре буенча белгечнең катлаулы техник сызымнарны укый һәм аңлый белүен, шулай ук эшне югары дәрәҗәдәге төгәллек һәм саклык белән башкаруын таләп итә. Белгеч төрле материаллар белән эшләү күнекмәләрен камил белергә һәм билгеле бер материаллар өчен нинди эшкәртү режимын кулланырга икәнен аңларга; профильле программа тәэминатын куллану өчен компетентлы ПК кулланучысы булырга, югары квалификациягә ия булырга тиеш.

Лазер технологияләре өлкәсе белгечләре проект эшлиләр, конструкциялиләр, эшләтеп җибәрү һәм көйләү эшләре үткәрәләр, техник хезмәт күрсәтәләр, махсус җайланмалардагы төзексезлекләрне юкка чыгаралар, шулай ук лазер җайланмалары белән идарә итү системаларын программалаштыралар һәм сәнәгать өлкәсендә материалларны төгәл эшкәртү белән шөгыльләнәләр.

Югары класслы белгечләр үз һөнәрләренең барлык таләпләренә җавап бирәләр, лазер системаларына техник хезмәт күрсәтәләр һәм аларны конструкциялиләр, материалларны эшкәртүнең яңа алымнарын эшлиләр.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Кызыклы фактлар

Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә “лазер” сүзе беренче вакытларда “мәҗбүр нурланыш юлы белән яктылык көчәйтү” гыйбарәсенең аббревиатурасы булган.

Эйнштейн лазерны ачуда мөһим роль уйнаган. Аның стимуллаштырган  нурланыш теориясе лазер җайланмаларын эшләү нигезенә салынган.

Лондонның Империя көллияте галимнәре күптән түгел лазер ярдәмендә материалларны 15 млн.°C кадәр җылытырга мөмкин булган ысул тәкъдим иткәннәр. Бу Кояш үзәгеннән дә кайнаррак.

Конкурсантлар

Руслан Багманов

Россия

Михаил Пасхалов

Россия

Максим Устинов

Россия

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.