Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Future Skills

Информацион иминлекне эчке куркынычлардан корпоратив саклау

Мәгълүмати иминлекне эчке куркынычлардан корпоратив саклау техник элемтә каналлары аркылы мәгълүматны аңлы рәвештә яки саксызлык аркасында эчке ачылудан саклый. Конкурсантлар эчке куркынычлардан корпоратив саклау нигезләрен белергә, инцидентларны классификацияләү һәм тикшерү өчен норматив-хокукый базаны ничек кулланырга икәнен аңларга, мәгълүматны саклау өчен тәгаенләнгән системаларны һәм методларны куллана белергә тиеш.

Компетенция үз эченә предприятиенең мәгълүмати иминлеген эчке куркынычлардан саклау белән бәйле һөнәри чаралар һәм гамәлләрне тормышка ашыруны ала.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Кызыклы фактлар

Киберкуркынычсызлык индексы IBM мәгълүматларына караганда, 2016 елда башкарылган һөҗүмнәрнең 60% - инсайдерлар эше. Аларның  3/4 явыз ният белән башкарылган булса, дүрттән бере - очраклы һөҗүмнәр.

Европа киберкуркынычсызлык индустриясе – ул 200 млрд. евро әйләнеше һәм 4,7 миллионнан артык эш урыны.

2016 елда ачыкланган эш буенча хат язышканы өчен (“Конфиденциаль” грифы белән), шәхси электрон почтаны куллану факты (куркынычсызлык периметрыннан читтә) АКШның элеккеге Дәүләт Секретаре Хилари Клинтонның сайлау компаниясендә Президент кәнәфиенә утыруга киртә була.

2019 елда Capital One Америка холдингы 100 миллионнан артык клиентның шәхси мәгълүматлары, шул исәптән банк хисабының 80 мең нормеры һәм социаль иминләштерүнең (Bloomberg) 140 мең номеры ачыклану фактын таныды.

 

Конкурсантлар

Антон Бисеров

Россия

Даниил Бухов

Россия

Даниел Долаш

Россия

Алексей Дьяков

Россия

Егор Жолобов

Россия

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.