Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Future Skills

Цифрлы модельер

Цифрлы модельерның төп бурычы – кием үзлекләрен виртуаль мохиттә проектлаштыру, аларны тәкъдир итү һәм сынап карау. Бодисканер кешенең 3D күчермәсен ясый, аның буенча цифрлы лекалалар эшләнелә. Кием материалы барлык үзлекләрне (тыгызлык, текстура, рәсем) ала һәм кием җитештерү технологияләрен кулланып виртуаль мохиттә “тегелә”.

Цифрлы модельерга конструкцияләү һәм модельләштерү, материаллар өйрәнү һәм җитештерү технологияләре, эргономика һәм антропометрия, шулай ук махсус программа тәэмин ителеше һәм җиһазлар күнекмәләрен белү кирәк.

Модельләштерү вакытында цифрлы технологияләр модельнең физик үрнәген барлыкка китермичә утыруның сыйфатын, киеп йөрүнең уңайлылыгын һәм тышкы кыяфәтнең ахыргы вариантын бәяләргә ирек бирә. Мондый ысул шәхси заказлар буенча продукцияне массакүләм җитештерүне мөмкин итә, бу онлайн-шоппингка һәм бар мода индустриясенә зур йогынты ясый.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Кызыклы фактлар

2013 елда беренче тапкыр лазерлы кыздырып ябыштыру юлы белән 3D-принтерда күлмәк ясала. Бастырганда материалның сыгылмалылыгын тәэмин итүче порошок кулланыла.

Цифрлы технологияләр куллану дизайнны шәхсән үзгәртү мөмкинлеге бирә. 3D-файл булса, алгоритмга төзәтмәләр кертеп, рәсем, үлчәм, дизайнны берничә секунд эчендә үзгәртергә мөмкин.

Югары мода йортлары цифрлы җитештерү өлешен арттыралар. 2019 ел азагына HUGO BOSS үз коллекциясенең 10% кадәр өлеше цифрлы форматта эшләнелер дип көтә.

Конкурсантлар

Елена Лубина

Россия

Виктория Малецкова

Россия

Ульяна Слепцова

Россия

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.