Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Future Skills

Цифрлы игенчелек

Цифрлы игенчелек технологияләре авыл хуҗалыгы җитештерүендә интернет-плаформа кулланып, технологик процессларны программалаштыру, кырларны карталаштыру, үсемлекчелек мониторингы, авыл хуҗалыгы техникасына ерактан диагностика үткәрү, техника өчен биремнәр программалаштырудан гыйбарәт.

Белгеч пилотсыз авиация системалары белән идарә итү, ГИС мәгълүматларын анализлау, аэросурәтләр ясау, авыл хуҗалыгы җитештерүендә технологик процессларны программалаштыру, NDVI карталарын төзү, программа тәэмин ителеше белән эшләү (Google Планета Земля, ГИС Спутник Агро, 1С, "Агродозор" һ.б. программаларда), дистанцион идарә системаларын кулланып, заманча тракторлар, авыл хуҗалыгы машиналары белән идарә итү компетенцияләренә ия.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең, дилерлар, агрохолдинглар, авыл хуҗалыгы җитештерүе хезмәтләренең цифрлы игенчелек белгечләренә ихтыяҗлары зур.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Кызыклы фактлар

Пилотсыз очкычлар мәгълүматы уңыш кайда яхшы, кайда начар икәнен күрсәтү мөмкинлегенә ия, шуңа күрә фермерлар төзәтүләр кертә ала.

Программа яки мобиль кушымта ярдәмендә техника, датчик, дрон, иярченнәрнең мәгълүматларын берләштереп, билгеле бер мәйданда үсемлекләр үстерү буенча эшнең эзлеклелеген булдырырга мөмкин.

Конкурсантлар

Вадим Байкалов

Россия

Илья Чудаков

Россия

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.