Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Future Skills

Блокчейн технологияләре ярдәмендә чишелешләр булдыру

Компетенция үз эченә блокчейн технологиясен кулланучы кушымталар эшләүне ала.

Биремне башкару барышында конкурсантларга үз блокчейнын һәм аның белән эшләүче интерфейс эшләргә, гамәлдә булган блокчейнны (Ethereum, EOS, HyperLedger) платформа итеп кулланып смарт-контракт язарга, шулай ук смарт-контракт белән эшләү өчен интерфейс әзерләргә тәкъдим ителә.

Блокчейн эшләүче – программалаштыруның натив телендә фреймворк кулланмыйча код яза, чишелешләр проектлаштыра һәм аларны эзләү өчен проблемалар анализлый алучы, гамәлдә булган платформаларның җайланмаларын, аларның алгоритмнарын һәм протоколларын белүче программалаштыручы.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Кызыклы фактлар

Блокчейн технологиясе бөтендөнья танылуны 2015 елның октябрендә ала, бу хәл “The Economist” журналы үзенең тышлыгында аның иллюстрациясен бастырганнан соң була.

Ирландиянең “Ornua” сөт продукциясен җитештерүчесе дөньяда блокчейн технологиясе ярдәмендә сәүдә килешүен үткәргән беренче компания. Мондый эш гадәттә 10 көн дәвам итсә,  бу юлы 4 сәгатькә генә сузыла.

2008 елда барлыкка килгән блокчейнны уйлап табучы бүгенгә кадәр билгеле түгел.

Конкурсантлар

Минсинь Чэнь

Кытай

Геннадий Добрецов

Россия

Максим Ефимов

Россия

Никита Гузеев

Россия

Геннадий Коваленко

Россия

Николай Микрюков

Россия

Алексей Родионов

Россия

Вячеслав Салманов

Россия

Оксана Шамильян

Россия

Цзюньхао Цзоу

Кытай

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.