Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Future Skills

Авыл хужалыгы биотехнологияләре

Авыл хуҗалыгы биотехнологияләре үсемлекләрне, хайваннарны һәм микроорганизмнарны яхшырту өчен фәнни инструментлар һәм методлар, шул исәптән ген инженериясе, молекуляр маркерлар һәм диагностика куллана.

Биотехнология методлары ярдәмендә белгечләр селекция процессын сизелерлек тизләтә, төрләрнең һәм кыргый үләннәрнең генофондын саклый.

Конкурсантлар туклыклы мохит әзерләргә, үсемлек тукымасын in vitro культурасына кертергә, шулай ук үрчү коэффициентын билгеләргә, микроүсемлекләрнең тамырлануына һәм яраклашуына анализ ясарга тиеш.

Авыл хуҗалыгы биотехнологияләре фермер хуҗалыклары өчен үсемлек һәм хайван чыгышы продуктлары уңышын күтәрү, җитештерүдә чыгымнарны киметү инструментлары булдыра.

Биотехнологлар әйләнә-тирә пычрануны контрольдә тота, бозылган экосистеманы торгызуга булышлык итүче чагыштырмача куркынычсыз продуктларга калдыкларны эшкәртү биотехнологияләре кертә.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Кызыклы фактлар

Биотехнологлар үсемлеккә су җитмәгән очракта яфраклары нурлана торган бәрәңге сорты уйлап чыгарганнар. Аны басу кырые буйлап, фермерга су сибәргә кирәклеге турында сигнал бирүче күрсәткеч буларак утыртырга планлаштыралар.

Биотехнологияләр агынтыларны нәтиҗәле һәм артык чыгымнарсыз чистартырга мөмкинлек бирә.  Махсус чыгарылган бактерияләр тондыргыч бассейнына җибәрелгәннән соң суның чистарганын гына көтәргә кала.

Технологияләр табигый эволюция һәм селекцияне тизләтергә мөмкинлек бирә. “Табигый” алмалар пинг-понг тубы зурлыгында була. Ә күпьеллык селекция нәтиҗәсендә алынган алмалар күпкә зуррак.

Конкурсантлар

Денис Балдов

Россия

Калерия Брандесс

Россия

Юлия Хорошкова

Россия

Анатолий Мещеряков

Россия

Владимир Табачников

Россия

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.