Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Халыкара этап — Мадрид

Мадрид

2018 елның 12 мартында “WorldSkills флагы эстафетасы”ның халыкара этабы тарихта беренче дөнья чемпионаты уздырылган Мадридта (Испания),  Virgendela Paloma урта белем бирү институтында башланып китте. Әлеге тантана кысаларында Казанда 2019 елда узачак 45 нче дөнья чемпионаты презентацияләнде, мәртәбәле кунаклар WorldSkills флагына Испаниядә алдарак узган дөнья чемпионатларының логотипларын төшерде. Эстафетаның халыкара этабы башлануга багышланган тантанада WorldSkills International президенты Саймон Бартли, шулай ук WorldSkills дөнья чемпионатына нигез салган Альберт Видаль гаиләсе дә катнашты.

Мадридтан соң WorldSkills флагы эстафетасы дөнья чемпионатларын кабул иткән 20 ил буйлап сәяхәткә чыкты.

#
#
#
#
#
#
#