Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills
флагы эстафетасы

WorldSkills Флагы Эстафетасы – WorldSkills хәрәкәте тарихында беренче тапкыр үткәрелүче уникаль проект. Аның максаты – бар дөнья яшь белгечләрен берләштерү, шулай ук һөнәри күнекмәләрнең икътисад үсеше һәм шәхси уңыш өчен мөһим булуын күрсәтү.

WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты ябылышы тантанасында WorldSkills флагын алдагы чемпионатны кабул итәчәк ил – Россиягә һәм һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын уздырачак шәһәр – Казанга тапшыру тантанасы узды.

Абу-Дабидагы чемпионатны оештыру комитеты исеменнән ACTVET генераль директоры Мубарак Аль Шамси һәм WorldSkills Abu Dhabi 2017 генераль директоры Али Марзуки WorldSkills флагын WorldSkills Kazan 2019 оештыру комитетына тапшырдылар.

Флагны кабул итүдә Россия ягыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Oльга Голодец, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Ворлдскиллс Россия” Союзы генераль директоры Роберт Уразов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, атом энергиясе буенча “Росатом” дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев катнаштылар.