Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары өчен заявка бирү кампаниясе башланып китте

Волонтерлар

20.10.2017, 21:54

Сочи шәһәрендә 20 нче октябрьдә Казанда 2019 елда WorldSkills стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионатының Волонтерлык программасына кандидатлар өчен заявкаларга “Старт” бирелде.

“WorldSkills Kazan 2019” заявка кампаниясе стартын уздыру нәкъ менә Сочида, бу көннәрдә XIX бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале бара торган шәһәрдә оештырылды. Анда чит шәһәрләрдән (РФның 85 субъектыннан) һәм чит  илләрдән килгән  5000 ләп волонтёрлар һәм җитәкчеләр эшли.

WorldSkills Kazan 2019 оештыручылары 19:00 сәгатьтә  волонтерлык шәһәрчегендә көн  дә кичен була торган активлыклар кысаларында җыелганнарга булачак дөнья чемпионаты турында сөйләделәр.

Чемпионатның https://worldskills2019.com/ru/ рәсми сайтында волонтерлар өчен махсус бүлеккә старт бирелде. Бу бүлектән файдаланып хәзер теләгән һәр кеше WorldSkills Kazan 2019 волонтеры була ала. 

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Олеговна Сулима барлык волонтерларны “WorldSkills Kazan 2019” чемпионатына чакырды: “Мин бүген һәм нәкъ менә хәзер яңа волонтерлык программасына старт бирербез һәм бар кешеләрне дә тагын 2 елдан Татарстан Республикасы башкаласы булган Казанга, һөнәри осталык буенча  WorldSkills стандартлары нигезендәге 45 нче дөнья чемпионатын бергәләп уздырырга чакырырбыз дип ышанам”.

“Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” союзы генераль директорының сәнәгый үсешне кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандартын кертү буенча урынбасары Дмитрий Евгеньевич Глушко җыелган волонтерларга мөрәҗәгать итеп: “Теләсә-кайсы ярышлар чемпионнары һәм җиңүләре белән кыйммәт. Әмма бәйрәм атмосферасын бары тик волонтерлар ясый. Кунакларның безнең илне, Казанны нинди дәрәҗәдә матур итеп күрүләре бары тик волонтерлардан тора. Шуңа күрә мин барыгызны да бу эштә катнашырга чакырам. Сез бөтен дөнья белән аралашуда һәм үз ватаныгыз турында бар дөньяга белдерүдә кабатланмас тәҗрибә алачаксыз. Эшләргә килегез. Барысы да әле башлана гына!”, - дип белдерде.

Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уңышлы уздыру өчен Оештыру комитеты Россия Федерациясеннән һәм башка илләрдән 2 200 волонтер җәлеп итәргә җыена.

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте