Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019: тамашачылар өчен 7 төп киңәш

Чемпионат

02.08.2019, 12:02

22-27 августта Россия һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын кабул итә. Казанда яшәүчеләрнең бар дөньядан килгән профессионалларның ярышуларын карау мөмкинлеге бар. Без ярышлар узачак “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә килүчеләр өчен киңәшләр исемлеген төзедек.

1.  Бушлай билет алырга

Бушлай электрон чакыру билетын алу өчен, алдан сайтта теркәлеп, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә бару көнен һәм вакытын сайларга кирәк. Билет белән узу саны чикләнмәгән. 12 яшькә кадәрге балаларга керү бушлай һәм теркәлү кирәкми. Броньләштерү вакытында кыенлыклар туса, ticket@worldskillskazan2019.com электрон почтасына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

“Һөнәрләрнең уникаль ярминкәсе булган дөньякүләм ярышларны күрү үз эшләрен сайларга гына җыенучы яшьләр өчен дә, ни булса да алыштырырга теләүчеләр өчен дә шәп мөмкинлек. Без казанлыларны һәм шәһәр кунакларын  әлеге ярышларга көтеп калабыз. Бу уникаль тәҗрибә булачак”, – дип сөйләде WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин.

2.  Билетларны бастырырга

Электрон билетны кәгазьдә бастыру мәҗбүри. Телефон экраны ватылган яки телефонның зарядкасы беткән очракта, сканер штрих-кодны укый алмаячак.

3.  “Казан Экспо”га ничек баруны хәл итәргә

Ярышларга баруны планлаштырыр алдыннан, һичшиксез, “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә бара торган җәмәгать транспорты хәрәкәте расписаниесе белән танышырга кирәк. Беренче ысул – электричкада бару. Чемпионат вакытында “Казан Экспо”га баручылар “Казан-1” тимер юл вокзалы - Аэропорт” маршруты буенча йөрүче электр поездыннан файдалана алалар. Юл вакыты – 28 минут, билет бәясе – 40 сум. Электр поезды расписаниесе белән тулырак Россия тимер юллары сайтында танышырга мөмкин.

Икенче ысул – шаттлда бару. Автобус-шаттллар “алып китү” парковкаларыннан “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенә тукталышларсыз һәм тизрәк барып җитү мөмкинлеге бирә. Игътибар! “Алып китү” парковкаларында шаттлларга күчеп утыру өчен үзең белән кәгазьдә бастырылган (яки электрон) Чемпионатка чакыру билеты булуы шарт. МЕГА сәүдә үзәге, Оренбург трактындагы “Леруа Мерлен” сәүдә үзәге һәм “Имәнлек” метро станциясендә  урнашкан “алып китү” парковкаларыннан кузгалучы шаттллар расписаниесе белән тулырак чемпионат сайтында танышырга мөмкин.

4.  Алып керергә тыелган предметлар исемлеген өйрәнергә

“Казан Экспо”га килер алдыннан WorldSkills Kazan 2019 рәсми сайтында  урнаштырылган объект территориясенә алып керергә тыелган предметлар исемлеге  танышырга кирәк. Аеруча, мисал өчен, 500 мл дан артык су һәм башка сыеклыклар алып керү тыела дигән һәм шуңа охшаш пунктларга игътибар бирергә кирәк.

“Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә күрсәтелүче хезмәтләргә килгәндә, беренче урында саклау камералары тора. Анда объектка алып керергә тыелган, әмма “саклау камераларында саклау тыелган” категориясенә кермәүче предметларны калдырырга мөмкин булачак. Игътибар! Биредә ризык сакларга ярамый. Ярышларга эләгер алдыннан, аларны ташларга туры киләчәк.

 “Казан Экспо”да шәхси әйберләрен югалтканнарга теләсә кайсы мәгълүмат өстәлендә гариза язып калдыру мөмкинлеге булачак. Әйбер табылган очракта, җаваплы хезмәткәрләр сезнең белән элемтәгә керәчәк. "Табылдыклар бюросы”ның үз электрон адресы булачак, әйберләр югалган очракта шунда яза аласыз  - lost.found@dspkazan.com.

5.  Уңайлы өс һәм аяк киеме турында кайгыртырга

“Казан Экспо” мәйданы бик зур (58 га!).  Күп йөрергә туры киләчәк, шуңа күрә объектка уңайлы өс һәм аяк киеменнән килүне кайгыртырга кирәк. Әгәр объектка кечкенә бала белән килергә җыенсагыз, үзегез белән балалар арбасы алыгыз.

6.  Worldskillskazan2019.com сайтындагы актуаль мәгълүматларны тикшерергә

Ярышларга барыр алдыннан, транспорт расписаниесе, объект һәм барлык ярыш мәйданчыклары, шулай ук “Try-A-Skill” мәйданчыгының тулы картасы урнаштырылган Чемпионатның рәсми сайтына яки кушымтага керергә киңәш итәбез.

7.  Чемпионат ачылу һәм ябылу тантаналарына барырга

WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының ачылу һәм ябылу тантаналарын “Казан Арена” стадионы кабул итә. Бу объектта инде 2013 елгы Бөтендөнья студентлар Уеннарының тантаналары узган иде. Сүз уңаеннан, аларны да, хәзергесе кебек үк, шул ук команда – атказанган сәнгать эшлеклесе Игорь Крутойның продюсерлык үзәге оештырган иде. Ачылу тантанасының режиссеры – зур күләмле тамашалар оештыруда зур тәҗрибәсе булган Россия телевидение академиясе әгъзасы, Россия сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы Алексей Сеченов.

Тантаналарга билетларны рәсми сайттан, шулай ук “Казан Арена” стадионы кассаларыннан һәр көн сәг. 10:00-19:00 сатып алырга мөмкин. Билет бәясе – 300-1000 сум. Билет алганда сораулар туса, 8-800-600-62-83 номеры буенча call-үзәккә мөрәҗәгать итә аласыз, эш вакыты - сәг. 8:00-20:00.

Ачылу тантанасы – WorldSkills 2019 чемпионатының рәсми старты 22 августта үтәчәк, һәм чараның барышы, финал тамашачының сайлавыннан торачак беренче стадион тамашасы булачак.

Ябылу тантанасы 27 августта узачак. Биредә нәтиҗәләр ясаячаклар, призерларны һәм җиңүчеләрне сертификатлар һәм медальләр белән бүләкләячәкләр.

"Казан Экспо"

“Казан Экспо” – WorldSkills Чемпионаты матди мирасының зур әһәмияткә ия булган объекты.  Әлеге комплекс Идел буе федераль округында иң зурысы. Территориянең гомуми мәйданы – 58 га. Ул үз эченә ярышлар узачак 6 кластерны һәм вакытлыча корылмаларны ала. Чемпионат вакытында аның территориясендә 56 төп, шулай ук Future Skills һәм Junior Skills компетенцияләре буенча ярыш мәйданчыклары урнашачак.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте