Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Volvo CE WorldSkills 2019 дөнья чемпионатына булышлык күрсәтә һәм эшче һөнәрләрне тану дәрәҗәсен күтәрүгә омтыла

Партнерлар

05.08.2019, 14:40

Компаниянең Россиядәге рәсми дилеры “Ферронордик Машиналар” белән берлектә, Volvo Construction Equipment “Алтын партнер” статусында һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатына булышлык күрсәтәчәк. Volvo CE “Авыр йөк техникасына хезмәт күрсәтү” компетенциясе биремнәрен үтәүче яшь катнашучыларга 2 компактлы чылбырлы экскаватор һәм 2 компактлы төягеч тәкъдим итәчәк.

Volvo Construction Equipment югары технологияле җиһазлар җитештерә, аларның эш нәтиҗәлеге күп очракта машинага хезмәт күрсәтүче операторлар һәм персонал осталыгыннан тора. Компания WorldSkills ярышлары кебек эшче һөнәрләрне алга сөрүгә һәм белгечләрнең квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән проектларга булышлык күрсәтүгә зур кызыксыну белдерә.

Бу өлкәдә квалификацияле кадрлар җитешмәүчәнлеге проблемасы белән еш очрашу сәбәпле, Volvo CE урта һөнәри белем дәрәҗәсен һәм абруен күтәрүне компаниянең приоритетлы бурычларының берсе дип саный.

“Без VII “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” Милли чемпионаты финалына булышлык күрсәтүебезгә шат идек, һәм хезмәттәшлекне дәвам итү белән кызыксынабыз, Казанда узучы дөнья чемпионаты кысаларында гына түгел, - дип сөйләде Volvo Construction Equipment компаниясенең Россия һәм БДБ илләре буенча маркетинг бүлеге җитәкчесе Виктория Фомина. - Volvo CE шулай ук БДБ илләрендә WorldSkills белән  хезмәттәшлек сораулары хакында фикер алышырга планлаштыра”.

WorldSkills белән хезмәттәшлектән кала, Volvo СE үз инициативаларын да гамәлгә ашыра, мәсәлән, “Операторлар клубы” ярышлары. Аның тарихы 1998 елда, Volvo Construction Equipment компаниясенең алман бүлекчәсе Германиядә беренче ярышлар үткәргәч башлана. 2014 елда әлеге ярышлар беренче тапкыр Россиянең биш шәһәрендә уза.  2017 елда Клубка Грузия һәм Украина,  ә 2019 елда Беларусь кушыла. Хәзерге вакытта “Оперторлар клубы”нда 16 илдән 22 650 катнашучы исәпләнә.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

 Volvo фотосы