Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары “Яшь профессионаллар” Милли чемпионаты кысаларында үзләренең көчләрен сынап карадылар

Волонтерлар

24.05.2019, 11:57

VII “Яшь профессионаллар” Милли чемпионаты финалын үткәрүдә 1800 якын волонтер катнашты. Ярышлар бу юнәлеш өчен дә тест чара булды: күп кенә волонтерлар августта узачак дөнья чемпионатында да шул позицияләргә җәлеп ителәчәк. Боларга делегацияләрнең, кунакларның һәм катнашучыларның килү-китүе, транспорт, мәгълүмат өстәле, туклану, тамашачылар белән эшләү, протокол, медицина ярдәме белән тәэмин итү, ярыш мәйданчыклары һ.б.

“Милли чемпионатта Казан, Татарстан Республикасы волонтер хәрәкәтләре (Түбән Кама һәм Нурлат командалары – ТР урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелгән “VOL_Skills” конкурсы финалистлары) һәм Россия төбәкләренең WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары туплау буенча ресурс үзәкләре вәкилләре катнашты”, - дип сөйләде КБАО “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” генераль директоры урынбасары Александр Карпов.

“Волонтерларыбыз өйрәнүләр уза, WorldSkills халыкара хәрәкәте тарихы, ярышлар узачак компетенцияләр турында мәгълүмат өйрәнә. Аларның барысы да укытуның өч модулен уза. Шуңа күрә “кырга” чыгучы команда барлык юнәлеш буенча да әзерлек узачак”, - дип билгеләп узды Александр Карпов. Шулай ук  ул Милли чемпионат һәм WorldSkills Kazan 2019 дөнья беренчелегенә волонтер командаларын әзерләгәндә сайлап алу критерийларының җитди булуын өстәде(социаль проектларны тормышка ашыруда тәҗрибә, инглиз телен яхшы белү). “Генераль репетиция” буларак, Милли чемпионат волонтерларга хәрәкәт белән рухланырга, чемпионат һәм объектның масштабларын тоярга, август алдыннан өстәмә мотивация һәм эмоцияләр алырга мөмкинлек бирде.

Исегезгә төшерәбез, 437 көнгә сузылган WorldSkills Kazan 2019 волонтер кампаниясе нәтиҗәләре буенча, 90 ил кандидатларыннан 15 меңнән артык заявка бирелгән. Ярышлар вакытында булышчылар командасын 3500 волонтер тәшкил итәр дип планлаштырыла.

WorldSkills Kazan 2019

Россиянең 2019 елдагы иң төп халыкара вакыйгасы - WorldSkills Competition 2019 -  һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты 22-27 август көннәрендә Казанда узачак. Анда 56 компетенция буенча  67 илдән килгән 1400 артык конкурсант ярышачак.

Чемпионат үткәрү хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International халыкара хәрәкәтендә катнашучы илләр сайлавы нәтиҗәсендә алды. Россиядә WorldSkills хәрәкәте барлык 85 төбәкне дә колачлый, һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә приоритет проектларның берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте