Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

РФ вице-премьеры Татьяна Голикова: “Кадрлар әзерләү – киләчәк икътисадын формалаштыру өчен төп бурычларның берсе”

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының эшлекле программасы кысаларында халыкара конференция башланырга бик аз вакыт калып бара. 2019 елның 22-25 августында узачак конференция икътисади, иҗтимагый һәм технология тенденцияләре, шулай ук һөнәри әзерлек системалары үсеше өлкәсендә карарлар эшләү һәм хезмәт базарын үзгәртеп кору хакында фикер алышу өчен уникаль платформа булачак.

Эшлекле программа кысаларында хөкүмәт органнары, предприятиеләр һәм белем бирү учреждениеләре вәкилләре, шулай ук футурология, риск-инжиниринг, мәгариф, яшел икътисад, цифрлаштыру һәм автоматлаштыру өлкәләре дөньякүләм экспертлары катнашында утыздан артык тематик сессия планлаштырган.

Эшлекле программада түбәндәге спикерлар катнаша: галим, риск-аналитик, “Кара аккош” һәм “Антихрупкость” китаплары авторы Нассим Талеб; РФ Президентының цифрлаштыру һәм технологик үсеш сораулары буенча махсус вәкиле, стратегик инициативалар агентлыгының “Яшь профессионаллар” юнәлеше директоры Дмитрий Песков; Оксфордта технологияләр һәм мәшгульлек сораулары буенча программа содиректоры  Карл Бенедикт Фрей; космонавт, Роскосмосның пилот программалары буенча башкарма директоры Сергей Крикалев; WorldSkills International оешмасының Россиядәге рәсми делегаты Екатерина Лошкарева һ.б

Безнең дөнья бик тиз үзгәрә: яңа технологияләр барлыкка килә, тормыш темпы үсә. Ничә яшьтә булуыбызга карамастан, яңа чынбарлык бездән даими үзгәрешләр таләп итә, һәм һәр кешене үз күнекмәләрен үстерергә, яңа технологияләр үзләштерергә этәрә. Хезмәт базарында очраган таләпләрне берничә адым алга узып китәргә кирәк, – дип шәрехли Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова. Һөнәри киләчәкне һәм һөнәрләрнең киләчәген проектлаштыру – җәмгыятебез өчен төп бурычларның берсе, аны WorldSkills Kazan 2019 эшлекле программасында катнашучылар хәл итәргә тырышачак. Һичшиксез, хәзердән үк белем бирү һәм квалификацияле кадрлар әзерләү – төбәкләр һәм, тулаем алганда, илнең уңышлы үсеше нигезе икәнен аңлаган төбәкләр, структуралар һәм ведомстволар өчен конференциядә катнашу файдалы булачак”.

Эшлекле программа югары дәрәҗәдәге билгесезлек шартларында яңа дөньяда уңышка ирешү өчен кирәкле киләчәк икътисады күнекмәләре, шулай ук тагы да нәтиҗәлерәк, көндәшлеккә сәләтле һәм тотрыклырак икътисад булдыру турында фикер алышу мәйданчыгы булачак. Катнашучылар без киләчәктә ничек эшләячәкбез, 5-10-15 елдан нинди күнекмәләргә ихтыяҗ зур булачак, һәм берничә елдан хезмәт базарында югалып калмас өчен, бүген нинди күнекмәләргә өйрәнергә кирәк дигән сорауларга җавап табарга тырышачак.

Цифрлы икътисад шартларында хезмәт базарларында яңа чынбарлык һәм күнекмәләргә, компетенцияләргә яңа таләпләр формалаштыру эшлекле программаның төп юнәлеше булачак. Россия инде цифрлы чорда яши. Интернет кулланучылар саны буенча ул Европада беренче урынны били, һәм бу тулаем закончалыклы. 2018 елның маенда Россия Президенты Владимир Путин кул куйган күрсәтмә нигезендә “Цифрлы икътисад” программасы милли проектка үзгәртелде. Проектның төп максаты – 2024 елга кадәр ил тормышындагы барлык сфераларда да цифрлаштыруга урын булдыру. Цифрлы икътисад кадрларын әзерләү һәм мәгариф системасын камилләштерү – программадагы сигез юнәлешнең берсе. Болар барысы да WorldSkills хәрәкәте максатлары белән тәңгәл килә.

“Мин WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын  быел нәкъ меня Россия Федерациясе кабул итүенә шат. Дөресен әйтергә кирәк, Россия – хәрәкәт лидерларының берсе.  Илдәге цифрлаштыру үсеше дәрәҗәсе һәм модернизация темплары киләчәк икътисадын төзүгә юнәлдерелгәне күренеп тора. Россиядәге коллегаларыбыз милли һәм халыкара экспертлар катнашында гаҗәеп эшлекле программа әзерләгәннәр. Эшлекле программа кунаклары халыкара экспертлар белән фикер алышудан, һичшиксез, гаять зур тәҗрибә алачак, ә чит ил катнашучылары Россия белгечләренең киләчәк компетенцияләре үсеше өлкәсендәге яңа эшләре белән танышачак”, - дип билгеләп узды WorldSkills International президенты Саймон Бартли.

Эшлекле программа төрле дәрәҗәдәге дәүләт ведомстволары вәкилләренә, халыкара һәм Россия компанияләренең югары һәм урта звено менеджерларына, әйдәп баручы Россия корпорацияләре, холдинглары һәм сәнәгать предприятиеләренең HR-блогы җитәкчеләренә кызыклы булачак. Моннан тыш, ул икътисадның чын секторын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүче үсеш институтлары, иҗтимагый оешмалар, һөнәри ассоциацияләр, белем бирү учреждениеләре вәкилләренә, базарның әйдәп баручы экспертлары һәм аналитикларына, һәм шулай ук халыкара дәрәҗәдәге белгечләргә һәм эшлекле ММЧ вәкилләренә исәпләнгән.

Теркәлү 22 июльгә кадәр ачык, бу хакта тулырак https://worldskillsconference.com/2019 сылтамасы аша белергә мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте