Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионатына Coca-Cola Системасы белән бергә илһамланыгыз!

Партнерлар

23.08.2019, 12:26

Россиядәге Coca-Cola Системасы дөньяның бар почмагыннан җыелган яшь профессионаллар казанышларын күрергә һәм үзләренең гыйльми-экологик программасында катнашырга чакыра.

Һөнәри осталык буенча 45 нче Worldskills Kazan 2019 чемпионаты Казанда 63 ил һәм төбәктән килгән мең өч йөздән артык конкурсантны җыячак. Бер үк вакытта һәм бер үк урында алар информацион һәм коммуникацион технологияләр, төзелеш, инженерия һәм җитештерү, транспорт һәм логистика, иҗат һәм дизайн, хезмәт күрсәтү блокларына берләштерелгән 56 дисциплина буенча ярышачаклар.

Coca-Cola Системасы – чемпионатның рәсми партнеры. WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының барлык объектлары Coca-Cola, Coca-Cola Zero, Sprite, Fanta эчемлекләре, Bon Aqua суы, “Добрый” нектарлары белән тәэмин ителәчәк.

Хәзерге вакытта Coca-Cola Системасы Россия территориясендә 10 завод белән идарә итә, аларда эшләүче хезмәткәрләрнең 40% - эшче белгечлекләр вәкилләре. Россиянең иң эре эш бирүчеләренең берсе буларак, компания яшь талантларны үстерүгә зур игътибар бирә һәм үзенең экспертизасы белән катнашучылар һәм кунаклар белән уртаклашырга әзер.

Чемпионат конкурсантлары һәм волонтерлар өчен әйдәп баручы экспертлар үзләренең “Youth Empowered — Синең уңышка юлың” белем бирү программалары кысаларында ачык лекцияләр үткәрәчәк. Бу проект яшьләргә һөнәрне аңлы рәвештә сайлау культурасы формалаштырырга һәм теләсә кайсы һөнәрдә файдалы булачак социаль һәм бизнес күнекмәләр үзләштерергә мөмкинлек бирә. Проектның онлайн өлеше барлык теләүчеләр өчен ачык.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының төп объекты булган “Казан Экспо” территориясендә Coca-Cola Try-a-skill мәйданчыгы ачачак, биредә планета ресурсларыннан экономияле файдаланырга өйрәнергә мөмкин булачак. Тематик экоквест вакытында һәркем чүпне киметү ысуллары турында белә алачак – бу аерым җыю турында уйланган, әмма моңа кулы җитмәгән кешеләр өчен идеаль старт. WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында барлык экологик активлыкларны Coca-Cola системасы глобаль “Чүпсез дөнья” стратегиясе кысаларында гамәлгә ашыра. Компания үз алдына 2025 елга тулысынча эшкәртелүче капларга күчергә, ә 2030 елга чыгарылган барлык капларның 100% эквивалент күләмендә чимал җыярга һәм эшкәртергә дигән максат куйган. Моның өчен ул контейнерлар урнаштыра, төбәк операторлары белән элемтә җайлый һәм бөтен Россия буенча халык арасында агарту эшләре алып бара.

Исегезгә төшерәбез, Coca-Cola Системасы һәм һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 чемпионатының оештыру комитеты арасындагы хезмәттәшлек турында килешүгә кул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында былтыр Петербургта узган халыкара икътисад форумында куелды.

Дөнья чемпионаты хакында тулырак мәгълүмат – рәсми сайтта.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

Coca-Cola Системасы фотосы