Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Казанда халыкара Future Skills турниры тәмамланды

Чемпионат

26.08.2019, 18:12

Казанда узучы һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында беренчеләрдән булып Future Skills блогы катнашучылары нәтиҗә ясады. Бүген киләчәк һөнәрләрен тәкъдим итүче 25 компетенция буенча җиңүчеләр исемнәре яңгырады. Бүләкләү тантанасы “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгенең концертлар залында узды. Чарада WorldSkills International президенты Саймон Бартли һәм “Яшь професионаллар (WorldSkills Russia)” берлегенең генераль директоры Роберт Уразов катнашты.

16 илдән килгән 169 катнашучы 3 көн дәвамында дөнья икътисадында үз урынын әле табарга гына туры киләчәк һөнәрләрдә иң яхшы белгеч исеме өчен көрәштеләр.

“Future Skills компетенцияләре буенча ярышлар үткәрү WorldSkills тарихында мөһим вакыйга булды. Без җитештерү өлкәләре ничек тиз үзгәргәнен, заманча технологияләрнең ничек тормышыбызны җиңеләйтүен, планетабызны коммуникация системалары белән берләштерелгән уртак өйгә әйләндерүен күрәбез. Әмма технологияләр безгә үз таләпләрен куя: без белемле булырга, әле нибары ун ел элек бу хакта уйламаган нәрсәләрне белергә тиеш. Future Skills – безне нибары берничә елдан көтүче гаҗәеп киләчәк үрнәге”, - диде Саймон Бартли чемпионатка йомгак ясап.

Россия инициативасы булган Future Skills блогы дөнья чемпионаты кысаларында 25 компетенция тәкъдим итте. Алар гамәлдә булган һөнәрләрнең инновацион үсешен модельләштерәләр һәм мәшгульлекнең бөтенләй үзгә яңа вариантларын тәкъдим итәләр.

Ярышларда катнашучылар компьютерда программалар белән идарә ителүче цифрлы заводлар ясауда үз осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук алар агроинновацияләр дә тәкъдим иттеләр: оператор кырдан ерак арада була торып, авыл хуҗалыгы теникасы белән идарә итә ала.

Чемпионат карарга килүчеләр бодисканер кулланып, виртуаль мохиттә ничек кием тегелә һәм аның үзлекләре сынала, цифрлы җайланмалар белән ерактан ничек идарә итәләр, лабораторияләрдә ясалма алмазлар ничек туа яки төгәл көйләүләр ничек пилотсыз дроннарга аларга югары пилотаж фигуралары башкарырга ярдәм иткәннәрен күзәтә алдылар. Сәнәгать роботын яки цифрлы эретеп ябыштыруны куллану күпләр өчен гадәти хәлгә әйләнде. Әлеге процесслар кысаларында кеше гади башкаручы түгел, ә операторга әйләнә.

“Future Skills проекты өч өлештән тора – фәнни тикшеренүләр, гамәли һәм гыйльми. Күп еллар дәвамында үткәрелгән тикшеренүләр аэрокосмик, металлургия, IT һәм башка өлкәләрдә хезмәт базары трансформациясе нәтиҗәсендә нинди компетенцияләргә ихтыяҗ зур булачагын ачыкларга ярдәм итте. Проектның гамәли өлеше төрле дәрәҗәләрдәге ярышлар (шул исәптән Казанда узучы) барышында тикшеренүләр нәтиҗәләрен сынап караудан гыйбарәт. Әмма иң мөһиме – гыйльми өлеше, ул ярышлар нәтиҗәсендә яңа компетенцияләр буенча белем бирү модульләре формалаштыра. Нәкъ менә ул яңа җитештерү кадрлары әзерләргә ярдәм итә”, - дип билгеләп узды Роберт Уразов.

Future Skills блогы ярышлары дөнья чемпионаты кунакларында зур кызыксыну тудырды. Киләчәк һөнәрләре мәйданчыкларында йөз меңнән артык тамашачы булды. Турнирны оештыручылар проект өстендә эшләүне дәвам итәчәкләр. WorldSkills Hi-Teсh чемпионаты кысаларында киләсе ярышлар 2019 елның ноябрендә Екатеринбургта узачак.

Future Skills блогы нәтиҗәләрен биредә карап була.

WorldSkills Juniors ярышларын нәтиҗәләре белән биредә танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019

WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты 2019 елның 22-27 августында Казанда уза. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярыша.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте